Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

«Солдат хатлары укыйбыз»

Югары Ырга авылыннан Бөек Ватан сугышына 236 кеше чыгып китә, Шуларның 162 се кире әйләнеп кайтмый. Ә Яңа Ырга авылыннан киткән 121 кешенең 85 чит җирләрдә башларын сала. Дары исе, махорка исе сеңгән хатлар була. Сугыш тынып торган арада берникадәр мизгелгә генә туган якларга очып кайтырдай булып, тыныч көннәрне тансыклап...

Югары Ырга авылыннан Бөек Ватан сугышына 236 кеше чыгып китә, Шуларның 162 се кире әйләнеп кайтмый. Ә Яңа Ырга авылыннан киткән 121 кешенең 85 чит җирләрдә башларын сала.
Дары исе, махорка исе сеңгән хатлар була. Сугыш тынып торган арада берникадәр мизгелгә генә туган якларга очып кайтырдай булып, тыныч көннәрне тансыклап язылган хатлар алар. Саргаеп, таушалып беткәннәр, язулары җуела башлаган...
Яу кырыннан кайтмаган солдат хатларын укыганыгыз бармы? Кайтмый калганнарның гади генә сүзләрендә-"тиздән кайтырбыз", "мин кайткач, демонстрациягә чыгарбыз", "киләсе бәйрәмдә бергә булырбыз" дигән сүзләрендә дә үзенә бер аһәң, үзенә бер фәлсәфә бар кебек.
Безнең өйдә дә яу кырыннан җибәрелгән ике хат саклана.
Аларның берсен әтиемнең җизнәсе Кыяметдин язган булган. Бу хатлар латин хәрефләре белән язылган, аларны безгә мәктәбебезнең тарих һәм татар әдәбияты укытучысы Раилә Миннебаева укып, аңлатып бирде. Шушы саргаеп беткән хатлар безне сугыш елларына кайтарган кебек булдылар. Алардан туганнарга, авылга, Ватанга ярату хисләре ташып тора. Мин бу хатларның күчермәләрен алдым, өйдә сакланган фоторәсемнәрен карап, аларның яшь чакта, безнең шикелле үк тормышны яратуларына сокланып утырдым.
Сагынып хат.
Сезки Мәүҗидә апага безки киявегез Кыяметдиннән бик сагынып күп сәлам һәм дә Рәшидә белән Мөнирәгә, шулай ук Габденан белән Зәйтүнәгә, шулай ук күп сәлам якын күргән иптәшләремә. Сөекле улым Вакыйф белән сөекле кызым Әлфиягә сагынып күп сәлам һәм Галим белән апайга сагынып күп сәлам, һәм барча балаларына, җиңгиләрнең барына сәлам, һәм Хәмидә белән кызына сагынып күп сәлам, һәм башка туганнарга, һәм безне сораучыларга күп сәлам. Сәлам тәмам.
Хәзерге көннәрдә аллага шөкер сау. Барыбер Аллахы Тәгалә моннан ары да саулык белән исәнлектән аермасын. Үзем авылга апайларга ике хат салган идем, алдылар микән? Бердә белә алмыйм. Төрле яры күчеп йөрү туйдырды.
Московской областька килдек. Шулай итә-итә фронтка барып җитәргә күп калмый инде, Аллага тапшырдык. Бик тә уйнаталар, хат язарга да ара булмый, немецны куып чыгарырга хәзерләнәбез. Шулай итеп бу хәлләрне дә күрергә Алла язган икән. Аллаһы Тәгалә ахырын хәерле кылсын, догаларыгыздан ташламагыз. Без хәзерге көндә анык булып торабыз инде.
Тагын безнең Зөһрәләр кайда яши икән? Бер дә белеп булмый. Ходай тәгалә саулыкларын бирсен. Бәлки Алла ач итмәс иде әле. Тагын Шәриф Сабирҗан баласы Тимергалидән барыгызга да сәлам. Хушыгыз.
14 сентябрь 1942 ел. Адрес: Полевая почтовая станция 14/34 1192 с/п 3 рота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев