Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Сөлге җыю–күркәм йола

Сабантуйга сөлге, бүләкләр җыю борынгыдан килгән күркәм йолабыз. Яшь киленнәр сабантуй батырына дип сөлгеләр чиккәннәр. Шул рәвешле кул эшләренә осталыкларын, уңганлыкларын күрсәткәннәр. Матур сөлге батыр иңенә салынганчы, колгада җилфердәп, аңа дан җырлап торган. Бу йола халкыбызның юмартлыгын, кунакчыллыгын да күрсәткән инде, минемчә. Сабантуйның бөтен халык бәйрәме булуын ишарәләгән. Ни кызганыч,...

Сабантуйга сөлге, бүләкләр җыю борынгыдан килгән күркәм йолабыз. Яшь киленнәр сабантуй батырына дип сөлгеләр чиккәннәр. Шул рәвешле кул эшләренә осталыкларын, уңганлыкларын күрсәткәннәр. Матур сөлге батыр иңенә салынганчы, колгада җилфердәп, аңа дан җырлап торган. Бу йола халкыбызның юмартлыгын, кунакчыллыгын да күрсәткән инде, минемчә. Сабантуйның бөтен халык бәйрәме булуын ишарәләгән. Ни кызганыч, бу күркәм йолаларыбыз берәм-берәм гасырлар тузанына күмелеп, югалып баралар. Шуңа да район Мәдәният йорты, "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү үзәге, балалар иҗат үзәге коллективларының һәр елны сөлге җыюны оештырулары хуплауга, яклауга лаеклы гамәл.
Быел да алар район үзәгенә, Полянка авылына беренчеләрдән булып Сабантуй рухын алып керделәр. Алып баручы Илназ Шакиров, гармунчылар Марсель Җәләлов, Венер Мөбәрәкшин, Гөлия Кадыйрова, Рәсимә Зарипова уен-көлке, җыр-бию белән бистәлеләрнең күңелләрен күтәрделәр.
Райондашлар арасында бу йоланы күтәреп алып, Сабантуйга матур бүләкләр әзерләүчеләрнең булуы да сөендерә. Мәсәлән, Балык бистәсеннән Резедә Гарипова ике кызым өчен дип чәй сервисы, сөлгеләр биргән. Полянкадан Роза ханым беренче килгән җайдакка атап зур сөлге, түбәтәй бүләк иткән. Тәгъзимә Галәветдинова, Габделхак Бәдретдинов һәм башка гаиләләр дә бәйрәмебезгә үз өлешләрен керткәннәр.

Илгиз Җамалиев.

фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев