Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Синең ярдәм кирәк кешегә

Рәсәй "Кызыл Хач" җәмгыяте эшчәнлегендә кан бирү, бу эшне оештыру һәм пропагандалау төп юнәлеш булып тора.

Узган гасырның 60 нчы елларында меңләгән кеше үз теләкләре белән килеп кан бирә башлаганнар иде. Ул бәлага тарыган бик күп ватандашларны үлем тырнагыннан коткарып калды. Рәсәй "Кызыл Хач" җәмгыяте үз теләкләре белән килеп кан тапшыручыларны үзенең алтын фонды итеп саный. 2010 елның 14 июне Бөтендөнья донор каны көне булып исәпләнә. Бу көнне хастаханә һәм клиникаларда кан җитмәүне булдырмау һәм аны даими рәвештә кабул итүне оештыруга зур игътибар бирелә.

18-60 яшьлек сау-сәламәт булган һәрбер гражданин донор була ала. Тик моның өчен ул медицина тикшерүе узарга тиеш. Донор каны авыр травма, катлаулы операция һәм бик күп төрле кан югалтулардан соң кешене дәвалау өчен киң файдаланыла. Кан ул бик уникаль дәвалау чарасы булып исәпләнә. Канны алыштыручы препаратлар ясау өстендә дөньяның бик күп төрле галимнәре эшләп, күп хезмәт куйсалар да ясалма кан эшләүне берәү дә булдыра алмады. Күп төрле медицина тикшерүләре нәтиҗәсендә кешенең кан бирүе аның сәламәтлеге өчен зыянсыз булуын исбатланды.

Статистик мәгълүматларга караганда Рәсәйдә бер ярым миллионнан артык кеше һәр көнне үз канын авыр хәлдәге авырулар белән уртаклаша. Бу хәл районыбызда да уңышлы бара. Бүгенгесе көнне үз гомерләрендә 40 тан артык кан бирүче 37 донор бар. Агымдагы елның 11 сентябрендә Балык бистәсендә традицион "Донор көне" үткәрелә. Аңа теләге булган һәрбер сәламәт кеше чакырыла. Тик үзләре белән паспортлары булуы шарт. Аннары кан бирергә теләүче кеше 48 сәгать алдан алкогольле эчемлек, әче һәм майлы ризыклар кулланмаска тиеш. Сезне кан бирү пунктында көтеп калабыз.

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X