Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Бөек татар улы, армия генералы

Армия генералы, Совет Армиясенең Генераль штабы Оператив идарәсе начальнигы, Генераль штаб начальнигы, Варшава договоры илләренең Берләшкән Кораллы Көчләр штабы начальнигы, Кырым (Ялта) һәм Берлин (Потсдам) конференцияләрендә катнашучы, генераллардан бер үзе "Җиңү" ордены белән бүләкләнгән кеше ул Алексей Иннокентьевич Антонов.

Иң элек аның үзебезнең халыктан чыкканлыгын, әтисенең Иванай авылыннан икәнлеген ачыкларга кирәктер. Ул Иванай авылыннан патша хезмәтенә алына. Башлангыч белемле генә булса да, талантлы егетне тиз күреп алып, офицерлар курсына укырга җибәрәләр.
1886 нчы елның 15 сентябрендә Гродно шәһәрендә Иннокентий Антоновның улы Алексей дөньяга килә. Малайга 12 яшь тулганда, капитан Антонов, бәлага очрый: 1968 нче елда хәрби маневр вакытында, боз ватылып, пушка һәм атлары белән суга чума, үпкәләре шешеп, ун көн авырып яткач үлеп китә. Тол калган хатыны Тереза Ксавертьевна ике бала белән, 1914 нче елда, Петроградка яшәргә күчә. Каты авырудан 1915 елда Тереза да вафат була. Матди хәлләре начараю сәбәпле, Алексей Петроград университетының физика-математика факультетын тәмамлый алмый, заводка эшкә күчә.
1915 нче елның декабреннән алып 1917 нче елның июленә кадәр поручик Антонов немецларга каршы сугышларда катнаша. Россия самодержавиесенең иң булдыксыз патшаларының берсе булган Николай II тәхеттән баш тартканда, Алексей Герман фронтында окоптагы пехота поручигы булып сугыша. Башсыз патша генераллары командалык иткән фронт окопларында урыс армиясе солдатлары күргән ачлык, нужаларның барысын да яшь поручик үзендә татый. Идел, Урал, Себер авылларыннан куып китерелгән татар егетләре белән очраша.
Герман сугышы окопларында яшь офицер татар теленең матурлыгын, тирәнлеген, җырларының моңын аңлый башлый. Татар егетләренә карап Алексейның иң сокланганы аларның авырлыкларга чыдамлыгы, батырлыклары, бер-берсенә ярдәмгә ашкынып торулары була. Землянкада тимер мич җылысында ул кичләрен татар солдатлары белән уздыра. Аларның моңына мөкиббән китеп, чын "Кара урман", "Тәфтиләү", "Әллүки", "Герман көе" җырларын тыңлый, үзе дә аларга кушылып җырлый. Алексейга әтисе кечкенәдән туган телне, моңлы керәшен җыруларын өйрәткән булса, әнисе - татар каны катышкан поляк, балаларына поляк, француз, немец телләрен өйрәтә, татар теленә карата да мәхәббәт тәрбияли.
Россиядә Гражданнар сугышы башлангач, 1919 нчы елда Алексей Кызыл Армия сафларына алына. Көньяк фронтта Деникинга каршы барган көрәшләрдә Мәскәү Эшчеләр дивизиясенең штаб начальнигы ярдәмчесе була. 1920 нче елда 45 нче бригаданың штаб башлыгы итеп билгеләнә. Ул елны Алексей М.В.Фрунзе белән очраша, Сиваш кичүенең бер планы Антонов тәкъдиме буенча эшләнә. Михаил Васильевич үзенең Бишкәктә татарлар белән аралашып үсүен әйтә. "Ә мин керәшен", - ди Алексей. Татарча сөйләшеп, мин-молдован, син-керәшен дип аерылышалар. Фрунзе тәкъдиме белән, Сивашны кичүдә актив катнашканы өчен Алексей Иннокентьевич Антонов Хәрби-Революцион Советының Дәрәҗәле коралы һәм Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Гражданнар сугышы тәмамлангач, М.В.Фрунзе исемендәге хәрби академиягә укырга керә. 1936 нче елда А.И. Антонов Кызыл Армиянең яңа гына ачылган Генераль штаб академиясенә укырга җибәрелә. 1938 елда аны М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академиясенең гомуми тактика кафедрасында өлкән укытучы итеп калдыралар. 1940 нчы елда доцент һәм генерал-майор дәрәҗәсе бирелә үзенә. 1941елдан шушы кафедра башлыгы урынбасары итеп билгеләнә.
1941 нче елның мартында генерал-майор А.И.Антоновны Киев махсус хәрби округына җибәрәләр. Бөек Ватан сугышын шунда каршылый ул. Сугышның беренче көннәреннән үк Көньяк фронт идарәсен формалаштыруга керешә. Уңышлы уздырылган һөҗүм операциясе өчен Семен Буденный белән якташыбыз Алексей Антонов Хәрби Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнәләр. (Шуны да әйтергә кирәк, кырык беренче елда бик сирәк генераллар мондый орден иясе булалар). 1942 елның июль аенда аны Төньяк Кавказ фронтына штаб башлыгы итеп күчерәләр. Шул елда Антоновны тагын бер Кызыл Байрак ордены белән бүләклиләр. Бу бик мөһим факт. Кызыл Армия гаскәрләре чигенеп Мәскәү, Сталинградка кадәр "барып җиткәннәр", җиңүләр юк дәрәҗәсендә. Ә штабчы булып сугышта катнашкан, татардан чыккан генерал бер ел эчендә ике Кызыл Байрак ордены иясе була! 1941 нче елда беренче уңышлы Ростов һөҗүме татар генералы Антонов тәкъдиме белән кабул ителә һәм җиңү белән тәмамлана.
Югарыдагылар аның сәләтен сизеп, Генераль штабка чакырып кайтаралар. Алексей Иннокентьевичның соңгы эшчәнлеге Советлар Союзы Кораллы Көчләренең Генераль штабы белән бәйләнгән. Маршал Б.М.Шапошников Генштаб начальнигы вазыйфасыннан киткәч, А.М. Василевский Генштаб начальнигы итеп куела, ләкин аңа күп вакытын фронтларда үткәрергә туры килә. Александр Михайлович үзенә лаек урынбасар эзли башлый һәм Антонов кандидатурасында туктала.
1942 нче елның декабреннән алып 1945 нче елның язына кадәр, Берлинны штурмлаганчы, Кызыл Армия үткәргән мөһим хәрби операцияләренең берсе генә дә генерал Антоновтан башка үткәрелми. Кызыл Армия өчен дә, Генераль штаб өчен дә татар генералы Антонов Алексей Иннокентьевич бик зур табыш һәм хәрби гыйльми байлык була. Ул акыллы, төпле тирән белемле, зур аналитик, Вермахтгенералитетының планнарын анализлый, алдан күреп, чишә белә торган штаб хезмәткәренә әйләнә. Аның дәрәҗәсе, даны көннән-көн үсә. Күпчелек хәрби операцияләренең авторы да генерал Антонов була. Шуларның иң мөһимнәре: "Курск дугасы", "Багратион", Днепр, Берлин операцияләре. Хәрби һөҗүмнәрне планлаштырган чакта Антоновның алга куйган принцибы катгый була. Аның нәтиҗәсе дошманның күбрәк территориясен яулап алу түгел, ә коралы көчен юк итүдән гыйбарәт. Һәрчак Антонов әнә шул максатны алга куеп эш итә һәм аны тормышка ашыруда көчен кызганмый.
Антонов һәрби эшчәнлегендә иң мөһиме- "Багратион" операциясе. Ә ул 1944 нче елның 22 июнендә башланачак Белорусия юнәлешен күрсәткән картадан гыйбарәт. Бу операцияне башкарып чыгу өчен бик күп вакыт, көч куелса да, кыска гына текст һәм картадан башка берни дә булмый. Чөнки Антонов стиле - кыскалык һәм төгәллектән тора.
Бу бәрелештә гитлерчыларның ике ел буена ныгытылган фронтлары җимерелә. Сугышның хәлиткеч вакытында Антоновның хезмәте Ватан тарафыннан Җиңү ордены белән бүләкләнүе аеруча зур батырлыкка тиң.
Бөек татар улы Антонов 1945 нче елның 4-11 нче февралендә узачак Кырым (Ялта) конференциясенә җентекләп әзерләнә. Ике ил арасындагы фронтлардагы хәлләр турындагы докладны Генераль штаб башлыгы урынбасары, армия генералы А.Антонов ясый. СССР, АКШ һәм Бөекбританиянең хәрби штаблары стратегик авиациянең үзара ярдәме турында килешәләр. Координация эшләре Кызыл армиянең Генераль штабына йөкләнә.
Бу югары дәрәҗәдәге сөйләшүләр барышында Антонов искиткеч зур дипломатик әдәплелек күрсәтә. Сталин да аннан канәгать кала. Шуңа Югары Башкомандующий әмере белән ул 17 нче июль-2 нче августта узачак Берлин янындагы Потсдам конференциясендә катнашучылар исемлегенә кертелә.
1945 нче елның 17 нче февраленнән, Советлар Союзы Маршалы А.М.Василевский Өченче Белоруссия фронты командующие итеп билгеләнгәч, Алексей Антонов рәсми төстә Генераль штаб башлыгы булып кала. Бу вазыйфаны ул 1946 нчы елның 25 нче мартына кадәр башкара. Василевский кайткач, яңадан аның урынбасары була һәм 1948 нче елның 6 нчы ноябренә кадәр аның белән эшли. Шулай итеп, ул Генераль штабта алты елдан артык хезмәт куя. Маршал дәрәҗәсе алырга аның татар нәселеннән булуы гына комачаулый.
1955 нче елда ун ел буе онытылып торган Армия генералын Хрущев җитәкләгән хакимият исенә төшерә. Маршал Жуковның каршы булуына карамастан, армия генералы татар улы Алексей Антоновны Варшава килешүенә нигезләнеп төзелгән Берләшкән Кораллы Көчләр штабы башлыгы итеп билгелиләр. Шул ук вакытта ул Советлар Союзы Армиясе Генераль штабы башлыгы урынбасары хезмәтен дә башкара. Бөек Ватан сугышы елларында бер-бер артлы олы җиңүләргә ирешергә ярдәм иткән Армия генералы Антоновның хезмәте хөкүмәтебез тарафыннан югары бәяләнде. Почетлы революцион корал, өч Ленин, дүрт Кызыл Байрак, Суворов, I дәрәҗә Кутузов, Бөек Ватан сугышының I дәрәҗә орденнары һәм күпсанлы сугышчан медальләр белән бүләкләнде.
Алексей Иннокентьевич Антоновка 1943 нче елда армия генералы дәрәҗәсе бирелә. Ул 1962 елның 18 нче июлендә алтмыш алты яшендә вафат була. Һәм бердәнбер татар генералы җәсәде Кремль стенасына җирләнгән. СССР Югары Советы Указы белән булдырылган иң югары "Җиңү" ордены нибары унҗиде кешегә бирелгән. Алар арасында бөек татар улы, армия генералы Антонов та бар.
М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби Академия бинасында, Гродно шәһәренең аның туган йортына мемориль такталар куелган. Мәскәүдә һәм ул туган шәһәрдә аның исемен йөрткән урамнар бар. Санкт-Петербург Югары хәрби-топографик училищесы һәм Гроднодагы 11 нче урта мәктәбенә аның исеме бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев