Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Шушы көннәрдә район ветераннары арасында шашка белән шахмат ярышлары булып узды [ФОТО]

Районыбызда өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан күп төрле чаралар билгеләнгән иде.

Шулар арасында өлкәннәрнең яраткан һәм көтеп алган шөгыле --шашка, шахмат ярышы булгандыр могаен. Аңа район үзәгеннән генә түгел күрше тирә авыл җирлекләреннән дә бик күп көчле спортчылар җыелган иде. Бәйгене Рәсәй пенсионерлар союзының Балык бистәсе җирле бүлеге җитәкчесе Анотолий Автономов ачып җибәрде. Ул районыбыз пенсионерларының актив тормыш рәвеше алып барулары, район күләмендә оештырлыган ярышлардан бер вакытта читтә калмаулары турында сөйләде. Быелгы шашка бәйгесе өлкән буын хатын-кызларның күп булуы белән аерылып торды. Алдан сөйләшеп куйганнар диярсең Анатыш авылыннан Татьяна Гончурина беренче урынны яуласа, икенче-өченче урыннарны авылдашлары Элла Лобанова белән Мәймүнә Мифтахова бүлештеләр. Ә шахмат буенча районның иң көчле спортчысы булып Валентина Решитилова танылды. Ә менә өлкән яшьтәге ир-атлар арасында шахмат ярышы шактый дәвамлы булды. Аннары уенчылары да берсеннән-берсе көчле иде быел. Югары Тегермәнлектән Илдус Ханов, Ямаштан Ирек Таһиров, Урахчыдан Виктор Никитин, Балык бистәсеннән Михаил Кузнецов кебек оста уенчылар күп кенә көндәшләрен отып финалга үттеләр. Озакка сузылган һәм киеренке бәйгедә шахмат буенча район чемпионы исеменә быел Виктор Никитин лаек булды. Ирек Таһиров белән Илдус Ханов икенче, өченче урыннарны бүлештеләр. Аларның һәркайсына дипломнар "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Мөдәрис Гаянов әзерләгән пакетлар тапшырылды.

Идрис Аметов

Фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев