Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Әшнәклеләр әшнәлек җепләрен ныгытты (+фотолар)

Сабантуй алдыннан гына җирлектә шифалы яңгыр булып узды, Кече Әшнәк авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелеп бетте. Соңгысы буенча авыл халкының олы сөенечен уртаклашырга район башлыгы Илһам Валеев үзе дә килгән иде.

- Әшнәклеләр бүгенге көндә үз аякларында нык басып торалар. «Закиров» хуҗалыгы өметле эшләп килә, шәхси хуҗалыклар нәтиҗәле кәсеп итә. Авыл урамнарында балаларны күрү дә олы сөенеч. Төзелешләр дә күренә. Димәк, авылның яшәргә хакы бар. Әлеге мөһим объектны сездә төзергә алынганчы шушылар хакында уйладык,-диде ул.
Чынлыкта да биредә соңгы елларда башлангыч мәктәп, клуб биналары яңартылып төзелде. Авылга асфальт юл керде. Инде кайбер урамнарга каты катлам таш түши башладылар. Бу җәһәттән, яңа пункт ачылу тантанасында да район җитәкчелеге адресына олы рәхмәт сүзләре яңгырады. Ә район башлыгы яңа пунктка суыткыч бүләк итеп китте.
Аннан, Илһам Валеев ике Әшнәк Сабантуен ачу тантанасында катнашты, әшнәклеләрне бәйрәм белән тәбрикләде.
Әшнәк авыл җирлеге быел да яңалыкларга, уеннарга, артистларга бай булды. Бәйрәм сәхнәсен республика йолдызлары бизәде. Алар арасында "Татарстанның атказанган артисты" Илгизәр Исламов, композитор, автор башкаручы Айваз, яшь йолдыз Адилә Батырханова, нәфис сүз остасы Зәлия Вәлиәхмәтоваларның булуы Сабантуйны тагын да ямьләндерде. Быел бәйрәмгә халык та, көрәшчеләр башка елларга караганда күбрәк җыелган иде. Әшнәклеләр бик тә активлар, алар һәр бәйге-уеннарда бик теләп катнаштылар, бүләкләр алдылар. Ә бүләкләрне алуда ике авылның юмарт ул-кызлары булышты. Аларның кайберләренең исемнәрен атап үтү бик тә мәслихәттер.
Бу язманы тулысынча газетабыздан укый аласыз.
Вазыйх Фатыйхов.
Автор фотолары.
сабантуй#модульлефельдшер-акушерлыкпункты#бәйге-уеннар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сабантуй бәйгеуеннар модульле фельдшеракушерлык пункты