Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

сабыйларга күңел җылысы аша

Корноухово балалар бакчасы мөдире Любовь Анатольевна Максимова 32 ел инде балалар бакчасында эшли. Шуның 12 елын ул бакча мөдире кебек җаваплы хезмәтне башкара.

Казан педагогия училищесын тәмамлагач 17 яшендә ул авылның балалар бакчасына эшкә килә. Һәм шул көннән башлап үз вазыйфасын күңелен биреп башкарып югары һөнәри осталыкка ирешә. 1989 ел ахырында олы итеп, заманча эшләнгән 90 урынга исәпләнгән ике катлы балалар бакчасы файдалануга тапшырылгач, биредә эшли башлый ул. Тик менә бүгенгесе көнне авылда балалар саны кимүе, соңгы вакытларда бер гаиләдән берничәшәр бала йөрүе генә җитәкчене нык борчый. Шуңа да карамастан, сабыйларга коллективы белән бергәләшеп яхшы тәрбия бирүне төп бурычы саный ул. Берсеннән-берсе күңелле, истәлекле уеннар оештыралар. Һәр бәйрәмне балалар белән бергәләшеп олылап, мул табынлы сый әзерләп үткәрәләр. Бакчада дистә елдан артык инде пешекче булып эшләүче Рауза Зыятдинова сабыйларны күбрәк өй ризыклары белән сыйларга тырыша. Пилмән, токмачлы аш, пәрәмәч, кыстыбыйга кадәр әзерләп бирә. Яшелчәне үз көчләре белән бакча янәшәсендәге участокта үстерәләр. Балаларның кечкенәдән үк фикерләү сәләтен арттыру, кул эшенә өйрәтү буенча да нәтиҗәле эш башкаралар. Аларга конкурс, күргәзмәләр үткәрәләр, җиңүчеләргә олылап бүләкләр тапшыралар.


Бакча хезмәткәрләре балаларны үзешчән сәнгать осталыкларына да теләп өйрәтәләр. Районкүләм бәйге, конкурсларда да алар олы җиңүләргә ирешәләр. Бакчада эшләүче тәрбиячеләр бик тә сәләтле балалар белән авыл халкы каршында да берсеннән-берсе күңелле, ямьле концерт номерлары белән чыгыш ясыйлар. Күптән түгел генә Любовь Максимова җитәкчелегендәге бакча коллективы Масловка балалар бакчасына үз концерт программасы белән барганнар.
-Без барыбыз да иҗади эшлибез. Бер-беребез белән бертуганнар кебек дус, тату яшибез,-ди бакча мөдире. Нәни сабыйларга күңел җылысын кызганмый алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев