Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Тот рульне, тот туры!

Николай Сорокин Балык бистәсе автотранспорт предприятиесенә 1978 елда эшкә килгән. Шул көннән башлап ул әлеге предприятиедә эшли. Николай 30 елдан артык инде үз һөнәренә тугрылыклы кала.

Егетнең әлеге һөнәрне сайлавы бер дә очраклы түгел. Аның әтисе Леонид Евдокимович та озак еллар дәвамында биредә автобус йөрткән, хезмәткәрләр арасында зур абруй казанган. Николай исә автомобиль йөртү таныклыгын Балык бистәсе мәктәбендә укыганда ала. Ә һөнәр осталыгы аңа еллар белән килә. Остазлары, үз һөнәрләренең чын осталары Николай Арнышев, Михаил Авдеев, Владимир Аминевларны ул әле дә хөрмәт сүзләре белән телгә ала. Үз вакытында алар район халкы арасында танылып озак еллар автобуста меңәрләгән кешене ташыганнар. Балыкбистәлеләр әле дә аларны мактау сүзләре белән искә алалар. Автобус йөртүче һөнәре югары һөнәри осталык кына түгел, дисциплина һәм җаваплылыкны да таләп итә. Ул рейска чыкканда пассажирның гомере өчен җаваплы булуын да онытмый. Бу һөнәр аның характерында да чагылыш таба. Юлда төрле хәлләр була бит. Николай Сорокин һәрвакыт аннан уңышлы чыгу юлын таба белә. Ул яхшы автомобиль йөртүче генә түгел, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган тугрылыклы иптәш тә.
-Николай үз хезмәтен намус белән башкара. Агымдагы елның 9 аенда ул 297 мәртәбә рейска чыккан, 940 мең сумлык пассажирлар ташыган. Аның автобусы һәрвакыт төзек, яхшы хәлдә. Ул аны зур осталык белән төзәтә, саклап эшләтә. Бер сүз белән әйткәндә, хезмәт алдынгысы башкаларга да үрнәк. Форсаттан файдаланып, барлык автотранспортчыларыбызны да һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм,-ди район автотранспорт предприятиесе җитәкчесе Илфат Хөснетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев