Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Республика коткаручыларыннан бүләкләр

Яңа ел алдыннан безнең районда ТР Гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары, республиканың эзләү-коткару службасы начальнигы Е.Фазлыев җитәкчелегендә делегация булып китте. Алар районның берничә социаль объектында булып хәйрия ярдәме күрсәттеләр.

Ветераннар утсыз калмас
Корноухово өлкәннәр һәм инвалидлар интернаты дәүләт структураларының һәм җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә тотыла. Балыкбистәлеләр дә, районыбызның кунаклары да бирегә еш киләләр. Өлкәннәрнең нинди шартларда яшәүләре белән танышалар. Һәм, әлбәттә, мөмкинлекләреннән чыгып булышалар, бүләкләр белән киләләр. Билгеле булганча, җәмгыятьнең сәламәтлеге менә шундый мохтаҗларга кайгыртучанлык дәрәҗәсе белән билгеләнә. Хәер, өлкәннәргә ярдәм кулы сузу безнең халыкның канына сеңгән инде. Республиканың баш коткаручысы Э.Фазлыев та буш кул белән килмәгән, әлбәттә. Ул өлкәннәр йортына электр энергиясе җитештерү өчен резерв генератор бүләк итте. Коткаручы буларак тормышта төрле хәлләр килеп чыгуын яхшы аңлый ул.
-Без мондый өстәмә генератор алу турында күптән хыяллана идек,-ди учреждение директоры Р.Сатдинова. -Аны тормышка ашырганнары өчен МЧС хезмәткәрләренә рәхмәт. Хәзер безнең ветераннар теләсә нинди шартларда да утсыз, җылысыз утырмаячаклар.
Делегация вәкилләре интернатта яшәүчеләрнең тормышы белән якыннан таныштылар, хәл-әхвәлләрен белештеләр, Яңа ел белән котладылар, саулык теләделәр.
Балаларны шатландырып
Корноухово интернатында Э.Фазлыев беренче мәртәбә генә булса, "Акчарлак" приютында кунак булган икән инде. Ул биредәге балаларның тормыш-көнкүреш шартларындагы уңай үзгәрешләргә канәгатьлеген белдерде. Бүгенге көндә биредә 23 бала тәрбияләнә. Ул балаларга заманча ноутбук бүләк итте.
Балалар һәм приют хезмәткәрләре кунакларны Яңа ел чыршысы янәшәсендә каршыладылар. Сабыйлар коткаручыларны бик тиз чолгап алдылар. Бүләкләр тапшырылгач приют директоры Р.Сафиуллин кунакларга экскурсия уздырды. Приютта тәрбияләнүчеләрнең нинди шартларда яшәүләре белән таныштырды.
Республика коткаручылары белән саубуллашканда районның социаль яклау бүлеге начальнигы А.Вафина МЧС хезмәткәрләренә рәхмәтен белдерде, тагын кунакка чакырды.
Рәсемнәрдә: балаларда кунакта; ветераннар өчен генератор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев