Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Район ишеген тагын бер яңарыш шакый

Район җитәкчелеге тарафыннан кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә игътибар арта башлагач, күпләр башка юнәлешләрдә үз урынын табарга тырыша. Район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге башлыгы Дилүс Гатиятов белән әңгәмәдә нәкъ менә бизнеска кагылышлы мәсьәләләргә тукталырга булдык та инде.

-Дилүс Харисович, күп кенә шәһәр һәм районнарда бизнес үзәкләре үсеп чыга башлады. Районыбызда бу юнәлештә күрелгән чаралар белән таныштырсагыз иде?
-Бүгенгесе көнне бездә барлык перспектив эшләр районыбызның генераль планы нигезендә алып барыла. Күптән түгел генә муниципаль район Советы утырышында районыбызның киләчәген күздә тотып, Балык бистәсе читендә өметле эшмәкәрләребез өчен муниципаль дәрәҗәдәге промышленность мәйданчыгы булдыру мәсьәләсе каралган иде. Аны депутатларыбыз бердәм хупладылар.
-Ул нинди максаттан чыгып оештырыла? "Мәйданчык" дигән төшенчәгә дә аңлатма бирсәгез иде.
-Муниципаль дәрәҗәдәге промышленность мәйданчыгы районыбызның икътисадый үсешен тәэмин итү, эшкәртү, промышленность тармагын киңәйтү аны үстерү, көнкүреш һәм халык куллануы товарлары җитештерүне җайга салу, анда заманча прогрессив технологияләрне куллану һәм шул җирлектә райондашларыбызны тотрыклы эш урыннары белән тәэмин итү максатыннан чыгып эшләнә. Промышленность мәйданчыгы ул муниципаль һәм шәхси милектәге җитештерү цехларын, промышленность предприятияләре комплексын үз эченә алачак. Моның өчен анда бөтен уңай шартлар булдырылачак.
-Промышленность комплексы нинди урында төзеләчәк, мәйданы зур буламы? Сез әйткән уңай шартлар нәрсәне аңлата?
-Муниципаль дәрәҗәдәге промышленность мәйданчыгы 10 гектар җирдә урнашачак. Анда үз эшен ачып җибәрергә теләүчеләргә кече завод яисә промышленность товарлары җитештерү цехлары өчен биналар җиткезү максатыннан үзләренә кирәк күләмдә җир бүленеп биреләчәк. Бу мәйданга район көче белән асфальт юл салыначак, электр энергиясе, газ челтәре сузылачак, су үткәреләчәк. Бер сүз белән әйткәндә, нәтиҗәле эшләү өчен барлык мөмкинлекләр булдырылачак.
-Бу хәтле күп чыгымнар тотып зур күләмле эшләр башкарылгач аның инде аренда түләве, салым күләме дә аз булмас. Кайберәүләр моннан куркып калмасмы?
-Алай уйламыйм, чөнки эшмәкәрләргә байтак кына ташламалар да каралган. Алар күпмедер вакытка аренда, салым түләвеннән азат ителергә мөмкиннәр. Бу мәсьәләләрнең барысы да район Советы утырышында каралачак. Шунысын әйтә алам, үз көче белән төзегән кече завод, промышленность товарлары җитештерү цехларын эшмәкәрләр шәхси милке итеп рәсмиләштерә алачак. Күргәнебезчә, барлык гамәлләр алар файдасына эшләнә. Район җитәкчелеге промышленность мәйданчылыгы өчен иң яхшы, уңайлы урынны сайлады. Ул "Татавтадор"ның район филиалы участогы янәшәсендә тигез урынны биләячәк. Аның автомобиль трассасы янәшәсендә урнашуы да бик уңайлы. Без районыбызның киләчәге өчен битараф булмаган, үз бизнесын үстерергә теләүче эшмәкәрләребезнең тәкъдим-фикерләрен, гаризаларын көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев