Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Һәр бала әти-әнисе кочагында үссен иде

"Балалар йорты" сүзен ишетүгә сезнең күз алдына нәрсә килә? Начар киенгән ачлы-туклы балалармы? Шкатурлары купкан пычрак бүлмәләрме? Балалар күзләрендә ачулы, аңлашылмаучан карашмы? Минем күз алдымда иртәнге томан кебек аңлаешсыз күренеш килеп баса. Шундый сорауларга җавап табу өчен мин Түбән Тегермәнлек авылында урнашкан "Акчарлак" приютына юл алдым.

Ишегалдына килеп керүгә үземне матур бер аланда кебек хис иттем. Шунда ук әкиятти сыннар, алар арасында аккошлар, жираф белән зебра сурәте, "Аю белән Маша" мультфильмындагы йорт белән кое каршы алдылар. Бина янәшәсендә мунча, сарай, җылытылган гараж бар. Су коесы казып куйганнар. Сарайда бер ат, бер үгез асрала. "Икешәр ат, икешәр сыер асраган вакытлар да булды",-ди приют директоры Рәдиф Сафиуллин. Шуннан соң ике этажлы яхшы итеп ремонтланган, буялган, якты, чиста бинага үттек. Монда саклагыч пульт, сигнализация, видеокүзәтү урнаштырылган. Бинада тынлык хөкем сөрә, чөнки балалар төшке аштан соң йоклыйлар иде.

(Бу язманы газетабыздан укый аласыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев