Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Пункт эшли, диспанзеризация үткәрелә

Газетабызның 17 октябрь санында Алан Полян авылыннан Василий Ефремовның "Сүземне мыек очына чорнагызчы" дип исемләнгән язмасы басылган иде.

Ул анда: элеккеге матур гадәтләребезнең берсен- авылга килеп табиблар тикшерүе үткәрүне яңадан кайтарырга кирәктер, чөнки авыл кешеләре арасында авыручылар күбәеп китте кебек", дип яза Шулай ук авылның үзендә фельдшер булмавы, аның Таулар авылыннан килеп кенә эшләвеннән дә зарлана.

Әлеге хатка район үзәк больницасының баш табибы Мансур Китаев җавап бирә:

- Алан Полян авылында фельдшерлык-акушерлык пункты бар . Анда менә 20 ел инде өч километр ераклыкта урнашкан Таулар авылында яшәүче фельдшер эшли. Аның эшеннән зарланучылар, шикаять язучылар юк. Авыл халкына Котлы Бөкәш амбулаториясе участок терапевты медицина хезмәте күрсәтә. Ул авылга план-график нигезендә даими рәвештә килә.

2013 елдан башлап аерым яшь группаларында авыруларны ачыклау максатыннан диспансеризация үткәрелә. Балык бистәсе үзәк больницасы поликлиникасына кешеләрне алып килеп комплекслы тикшерүләр (УЗИ, флюорография, кан, бәвел анализлары , маммография һәм табиб белгечләр карау-консультациясе) уздырыла.

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев