Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Табигать кырыслыкларын каршылап

Гадәттән тыш хәлләр буенча республика комиссиясенең видеоконференция режимында узган утырышында былтыргы кышта җибәрелгән хаталарга юл куймау, быелгы табигать кырыслыгына алдан ук әзерләнү турында сүз барды.

Чананы җәйдән әзерлә, диләр. Практика күрсәткәнчә, бу мәкалә елдан-ел актуальләшә бара. Синоптиклар прогнозы буенча быелгы кыш салкын да, карлы да, юеш тә булачак. Шуңа да бар нәрсәгә әзер булырга кирәк. Беренче чиратта барлык махсус техниканы әзерлек сызыгына кую, кешеләрне әзерләү сорала. Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү өчен чаралар планы төзү мөһим. Кызганычка каршы быел да кышка тулы әзерлек белән керәбез дип әйтә алмыйбыз. Җитешсезлекләрне бетерергә бик аз вакыт калды.
Гадәттән тыш хәлләр буенча район утырышында Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлауларны уңышлы үткәрү өчен шартлар тудыру турында сүз барды. Якшәмбе көнне буран көтелә. Димәк юлчылар, энергетиклар, элемтәчеләр төрле өзеклекләргә юл куймаска тиешләр. Электрон тавыш бирү үткәрелә торган аерым сайлау участокларына дизель генераторлары кую планлаштырыла. Югарыда телгә алынган служба җитәкчеләренә конкрет бурычлар куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев