Шул рәвешле, халык Польшадан кертелә торган груша, алма, айва, чия, черешня, өрек, шәфталу (персик), караҗимеш, нектарин кебек җиkәк-җимеш белән "хушлаша". Шул ук вакытта чикләүләр яшелчәләргә дә кагыла.
Әлеге карарны кабул итү юкка түгел. Россельхознадзор идарәсе соңгы вакытта Польшадан үсемлек продукциясен керткәндә халыкара һәм россиякүләм фитосанитар таләпләрнең бозылуы турында әледән-әле кабатлап тора. 2013 елда гына да фитосанитар документларны әзерләү белән бәйле 916 тәртип бозу очрагы теркәлгән. Әле алай гына да түгел, агымдагы елда Польшадан кертелгән 3,7 тонна үсемлек продукциясендә ашламаларның рөхсәт ителгән күләмнән 2 тапкырга күбрәк булуы ачыкланган. Кайбер товарларда исә бу күрсәткеч 15 тапкырга (!) зуррак, ди. Бу бигрәк тә алмаларга кагыла. Польшадан кертелгән алмаларның 90 процентында ашлама күләме рөхсәт ителгән күрсәткечтән югарырак икән.
Россельхознадзор идарәсе әлеге мәсьәлә буенча Польша белән махсус сөйләшүләр алып барган. Тик алар тиешле нәтиҗәләргә китермәгән. Халыкара һәм россиякүләм таләпләрне бозу очраклары һаман саен ачыклана торган. Шуңа күрә җаваплы идарәчелек 1 августтан башлап Польша товарларына вакытлыча чикләүләр кертү карарын кабул иткән дә инде.
(http://intertat.ru/tt/society-tt/item/34863-polsha-almasyin-ashama.html)
Фото yandex.ru
Нет комментариев