Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Полиция хезмәткәрләре Олы Елгада һәм Зур Мәшләктә өй туе уздырдылар

Узган җомга көнне Олы Елга һәм Зур Мәшләк авылларында полициянең участок пунктын һәм участковый гаиләсе өчен торакны берләштергән административ-торак комплекслары файдалануга тапшырылды.

Узган ел шундый ук комплекслар Биектау, Күгәрчен авылларында сафка бастырылганнар иде. Аларның әһәмияте бәяләп бетергесез. Беренчедән, авыл участковыйларына үз вазыйфаларын башкару, яшәү өчен уңай шартлар тудырыла, икенчедән, хокук сакчылары халыкка тагын да якынаялар. Тәүлек әйләнәсе үзләре хезмәт күрсәтә торган административ участокта яшәүчеләргә ярдәм итү алу мөмкинлеге дә арта.

Олы Елгада административ-торак комплексны тантаналы төстә ачуда район башлыгы Илһам Валеев, Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча полиция начальнигы урынбасары Марат Айдаров, район прокуроры Руслан Шакирҗанов катнаштылар.

Илгиз Җамалиев.

(Бу язманы газетабыздан укый аласыз)

Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев