Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Пасха алдыннан күзгә-күз

Бүген район башлыгы Илһам Валеев район үзәге, Анатыш, Масловка православия храмнарының өлкән попларын кабул итте. Кабул ителүдә районның рус, керәшен татарлары оешмалары җитәкчеләре, административ органнары вәкилләре катнаштылар.

Иң әүвәл шуны билгеләп үтү урынлы булыр, рәсми чыганаклардан мәгълүматланганча, районда милләтара хәл тотрыклы санала, төрле дини конфессияләр арасында аңлашу атмосферасы хакимлек итә. Бүгенге көндә районда 42 мәчет, 4 чиркәү даими эшчәнлек алып баралар. Моннан тыш христиан динендәгеләр өчен 8 гыйбадәт йорты хезмәт итә. Химаячеләрнең соңгы вакытларда изге гамәлләре белән активлашуы да күңелдә җылы хисләр тудыра.
-Дин башлыклары, әһелләре арасындагы татулык куандыра. Халык тарафыннан аларга хөрмәт зур. Дини гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклап калуда, районда милләтара дуслык тәэмин итүдә сезнең өлеш бәһасез. Мөмкин кадәр сезгә ярдәм итәргә тырышачакбыз. Менә Пасха көнендә чиркәүләр белән район үзәге арасында махсус автобуслар йөриячәк. Җинаять милләткә, аның нинди диннән булуына карамый, шулай икән, безгә төрле милләт халкына, конфессия катламына бердәм булырга, үзара аңлашып яшәргә кирәк,-диде район башлыгы Илһам Валеев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев