Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Пайчыларны ниләр көтә?

Пай җирләрен бүлеп бирү кадастр авыл хуҗалыгы җирләрен кадастр исәбенә кую өлкәсендә иң авыр процессларның берсе. Законда нинди үзгәрешләр бар, пайчыларны ниләр көтә? Әлеге сорауларны Татарстан Республикасы буенча «Кадастр палатасы» федераль бюджет оешмасы директоры урынбасары Алинә Камартдиновага юлладык.

-Бүгенге көндә кадастр палатасына җир участогын кишәрлекләү турында проект тапшыргач кына пай жирен бүлеп алып була дигән сүз йөри. Бу дөресме?
-Юк. Жир участогын кадастр исәбенә кую өчен кишәрлекләү планының төп нөсхәсе hәм кишәрлекләү проектының расланган күчерелмәсе кирәк.
Күчерелмә җирле үзидарә яки нотариуста раслана.
-Кишәрлекләү проекты кем тарафыннан һәм ничек рәсмиләштерелә?
-Кишәрлекләү проекты кишәрлекләү планы кебек ук кадастр инженеры
тарафыннан әзерләнә. Заказ бирүче кадастр инженеры белән килешү төзи. Әлеге килешүдә түләү шартлары hәм проектны әзерләү вакытлары языла. Шунысына игътибар итәргә кирәк, законда кишәрлекләү проектын әзерләү сроклары билгеләнмәгән. Проектта җир участогының мәйданы hәм урнашу чикләре билгеләнә.
-Авыл хуҗалыгы карамагындагы җир участокларын бүлү тәртибе ни дәрәҗәдә үзгәрде?
-Җирне бүлү тәртибе сизелерлек үзгәрде, кишәрлекләү проектын әзерләү буенча кадастр инженеры белән килешү төзелә һәм ул гомуми җыелыш тарафыннан раслана. Әгәр проект гомуми җыелыш белән расланса, җир участогының чикләрен килешенергә кирәк түгел.
Кадастр инженеры җир хуҗаларын, заказ бирүчене hәм җирле үзидарә вәкилен кишәрлекләү проекты белән аны расларга, 30 көн кала танышырга мөмкинлек бирергә тиеш. Кадастр инженеры пай җирләре хуҗаларын кишәрлекләү җиренең урыны һәм тәртибе белән таныштыру өчен хәбәр җибәрә яки бу хәбәр массакүләм мәгълүмат чараларында бастырыла.
Билгеләнгән көндә җыелыш үткәрелә. Бүгенге көндә әлеге җыелышларда җирле үзидарәдән бер вәкил катнаша һәм кишәрлекләү проектына имзасын куя. Каршылыклар булмаса һәм 20 процент пайчылар катнашса, җыелыш үткәрелгән, ә кишәрлекләү проекты hәм катнашучылар исемлеге расланган дип санала. Әлеге проектның күчерелмәсе җирле үзидарәдә сакланырга тиеш. Расланган кишәрлекләү проекты нигезендә кадастр инженеры кадастр эшләре башкарып кишәрлекләү планын эзерли.
-Кишәрлек проектын гомуми жыелыш кына түгел, милекче дә раслый ала дидегез. Бу очракта документларны ни рәвешле рәсмиләштерәләр?
-Әгәр кишәрлекләү проекты hәм пай җирләренең, хуҗалары исемлеге
гомуми жыелыш тарафыннан расланмаса, пай җирен бүлеп бирергә теләүче кадастр инженеры белән мөстәкыйль рәвештә җир участогын кишәрлекләү проектын әзерләү буенча килешү төзи ала. Әмма әлеге проект башка пайчылар белән килешенергә тиеш. Бу очракта кадастр инженеры башка пайчыларга хәбәр итә яки газетада бу турыда хәбәр бастырыла. Әгәр 30 көн эчендә күрсәтелгән адрес буенча каршы килүчеләр ачыкланмаса, кишәрлекләү проекты расланган дип санала. Кишәрлекләү планы әзерләнгәч, документлар кадастр исәбенә кую өчен кадастр палатасына тапшырыла.
-Ә менә башка пайчылар яки җирле үзидарә органы вәкиле каршы килсә нишләргә?
-Каршылыклар барысы да язма рәвештә кадастр исәбе органына, шулай ук кишәрлекләү проектын тулыландыру өчен кадастр инженерына юллана. Әгәр бу юл белән килешеп булмаса, җир низагы суд аша хәл ителә.
-Нәтиҗә итеп укучыларыбызга нәрсә әйтер идегез?
-Бүгенге көндә кадастр палатасына кадастр исәбенә кую өчен беренче
кишәрлекләү проектлары тапшырыла. Эш процессында кадастр инженерлары тарафыннан жибәрелгән хаталар исә хәзергә табигый күренеш, әмма киләчәктә алар кимер дигән өметтә калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев