Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Оясында ни күрсә...

"Кош баласы оясында нәрсә күрсә, очкач шуны эшләр"- ди бит халык. Моны яшәү рәвешебез, бер беребезгә мөнәсәбәтебез ап-ачык итеп күрсәтеп тора. Әнкә-ата балаларына дөрес тәрбия биреп олыларны, берсен-берсе хөрмәт итәргә өйрәтсә, картлык көнендә үзе дә кадер хөрмәттә булыр. Мин бу сүзләрнең дөреслеген тоеп яшим.Тормыш иптәшем Рәхилә Касыйм кызы белән кулга-кул...

"Кош баласы оясында нәрсә күрсә, очкач шуны эшләр"- ди бит халык. Моны яшәү рәвешебез, бер беребезгә мөнәсәбәтебез ап-ачык итеп күрсәтеп тора. Әнкә-ата балаларына дөрес тәрбия биреп олыларны, берсен-берсе хөрмәт итәргә өйрәтсә, картлык көнендә үзе дә кадер хөрмәттә булыр. Мин бу сүзләрнең дөреслеген тоеп яшим.Тормыш иптәшем Рәхилә Касыйм кызы белән кулга-кул тотышып 42 ел тормыш йомгагын сүтәбез. Кайчан гына аның Казаклар авылындагы туган йортына кайтып төшсәктә, Касыйм бабай белән Рабига әби ачык йөз, якты чырай белән каршы алалар иде. Касыйм бабай инде бакыйлыкта, бу язмам аңа дога булып ирешсен. Рабига әби Билалетдин кызына 2014 нчы елның 10 нчы февралендә 95 яшь тулды. Аны олылап, юбилее белән котларга Балык Бистәсе районы хакимият башлыгы Илһам Валиев, Олы Елга авыл җирлеге башлыгы Фәрит Садриев, районның социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, укытучылар, укучылар килделәр. Аны чын күңелләреннән юбилее белән котлап бүләкләр тапшырдылар. Үзен шулай олылаганнары өчен, аларнын барчасына да газета аша рәхмәтен җиткерә Казаклар авылында яшәүче Рабига әбиебез.
Яшьлегенең чәчәк аткан чоры сугыш елларына туры килә. Ачлы-туклы, кояштан да иртә торып, йорт эшләрен тәмамлап, колхоз эшенә чыгып киткән. Ай урагын уйнатып, киң кырны яңгыратып, җырлый-җырлый урагын урган, ашлыгын суккан. Барысы да фронт өчен, җиңү өчен дип эшләгәннәр. Еллар артыннан еллар су кебек үтеп баралар. Гомер юлында әчесен дә төчесен дә татырга туры килгән. Ирен, өч улын бакыйлыкка озатты. Ходай гөмерен биргәч, үзе исән сау 95 яшен дә тутырды. Инде хәзер кадер хөрмәттә, кече кызы Рәмзия белән тыныч кына яшәп яталар. 4 баласы,19 оныгы, 31 оныкчыклары һәм барлык туганнары аны юбилее белән тәбрик итәләр, 100 яшькэ кадәр яшәп, барчабызны да шатландырып торуын телиләп калалар.
Вакыйф Кыямов. Казан шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев