Оныгының игьтибар бүләге әбисе өчен ярты миллионга әйләнгән
Зәй районында яшәүче 76 яшьлек әбигә оныгы лотерея билеты бүләк иткән булган.
Лотерея бик тә хикмәтле булып чыккан - әби аңа 500 мең сум акча откан. Бәхетле әби акчаны тарихи сәяхәтнамәгә тотарга җыена икән. Ирексездән, студент елларында бер курсташымның 30 тиенлек лотереяга " Жигули" машинасы отканлыгы искә төште. Әле ул гынамы, икенче айда йөргән кызына " Москвич" машинасы елмайды. Тормыш- лотерея, ә лотерея - бәхет эше, диеп тиккә генә әйтмиләр шул!
"Зәй офыклары" газетасы язмаларына таянылды.
Фото:yandex.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев