Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Олы Елгада тантана

Җиңү көне алдыннан Олы Елга авылында бөек бәйрәмгә багышланган тантана, шулай ук капиталь ремонттан соң почта һәм җирле музей биналарын ачу булды.

Мөһим социаль-икътисадый вакыйгаларны бәйрәмнәргә бәйләп үткәрү матур традициягә әверелде. Бу дөрестер дә, чөнки конкрет эшләр белән ныгытылган тантаналарда кешеләрнең кәефе тагын да күтәренкерәк була.
Олы Елга Мәдәният йорты каршына авыл халкы, мәктәп укучылары, кунаклар җыелган иде. Тантананы авыл җирлеге башлыгы Ф.Садреев ачты, килгән кунаклар белән таныштырды.
Котлаулар һәм сәламләү сүзе белән район башкарма комитеты җитәкчесе М.Гафаров чыгыш ясады.
-Район җитәкчелеге Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәмне арттыру буенча мөмкин булганның барысын да эшли һәм эшлиячәк. Ветераннарны һәм аларга тиңләштерелгән гражданнарның торак белән тәэмин итү федераль программа буенча гына да сезнең авыл җирлегендә 14 кеше торак шартларын яхшыртты,-диде ул. Һәрберебезнең йөрәгендә сугышта катнашучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә тирән рәхмәт хисе саклана. (Бүгенге көндә, кызганычка каршы, авылда бер генә сугышта катнашучы-Мөхәммәт Гайнетдинов калган. Ул авыру сәбәпле тантанада катнаша алмады). Без аларның батырлыгын бервакытта да онытмабыз. Без алар алдында мәңге бурычлы. Аны конкрет эшләр белән генә кайтарырга мөмкин. Менә бүгенге көндә сезнең авылда почта һәм җирле музей капиталь ремонтланды. Мәктәпне ремонтлау буенча эш алып барыла. Баш иеп рәхмәт әйтәбез сезгә, ветераннар. Бөек Җиңү бәйрәме белән!
Бу көнне "Татарстан почтасы" начальнигы Р.Кузнецова, район почта бүлеге начальнигы И.Кәтиев, Балык бистәсе туган якны өйрәнү музее директоры Г.Гарипова һәм башкалар чыгыш ясадылар. Аларның һәрберсе ветераннар адресына җылы сүзләр әйттеләр. Район җитәкчелегенә, төзүчеләргә рәхмәтләрен җиткерделәр.
Аннары кунаклар почта бүлеген, "Олы Елга авылы тарихы" музеен карадылар. Аның мөдире Х.Солтанова кунакларга авылның күренекле кешеләре, тарихы турында сөйләде, кызыклы экспонатлар күрсәтте.
Ә ул арада Мәдәният йорты каршындагы мәйданда җирле үзешчәннәр әзерләгән бәйрәм концерты башланды. Соңыннан авыл халкы күтәренке күңел белән йортларына таралды.
Рәсемнәрдә: тантанадан күренешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X