Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Оешмалар социаль иминият фондына түләгән акчаларының 20 процентын кире кайтара алачак

Тик барысы да түгел.

Бу яңалык хезмәткәрләр саны 100 кешегә кадәр булган предприятияләргә кагыла. Мондый оешмалар социаль иминият фондына соңгы өч елда җитештүредәге бәхетсезлек очракларыннан мәҗбүри социаль иминиятләштерүгә иминят взнослары рәвешендә түләгән 20 процентка якын акчасын кире кайтару хокукын алачак. 2014 елга кадәр мондый тәртип бары тик моннан алдагы бер ел өчен генә кулланыла иде.

Социаль иминият фондының төбәк бүлеге идәрәчесе Рамил Гайзатуллин сүзләренчә, хезмәткәрләр саны 100 кешедән артып киткән оешмалар да Фонд ярдәменә өметләнә ала. Әмма ярдәм бер ел өчен генә күчерелгән взнослардан чыгып исәпләнәчәк.

Фото с yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев