Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Оешкан төстә

2012 елның октябрь-декабрь айларында гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру оешкан төстә узды.

Армиягә чакыру комиссияләренә188 егет чакырылды. Медицина тикшерүен хәрби-медицина экспертизасы өлкәсендә тәҗрибәсе булган табиблар үткәрде. Хәрби хезмәткә яраклык күрсәткече 69,3 процентны тәшкил итте. Гражданнарны хәрби хезмәткә бөтенләй яраксыз, вакытлыча яраксыз дип табуга сәбәп булган авырулар арасында ашказаны, сөяк-мускул, эндокрин система чирләре күп.
Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә хәрби хезмәткә чакыру заданиясе-136, хәрби белгечлеге булганнар буенча 140 процентка үтәлде. ТР җыелу пунктларына озату оешкан төстә узды. Тәртип, дициплина бозуларга юл куелмады.
Авыл җирлеге башкарма комитетлары граҗданнарны хәрби комиссариат бүлегенә китерү буенча да оешканлык күрсәттеләр. Бигрәк тә Яңа Арыш, Балыклы Чүкәй, Корноухово, Анатыш, Зур Мәшләк, Котлы Бөкәш, Трой-Урай, Урахча, Күки, Шумково авыл җирлекләре җитәкчеләренең эшчәнлеге игътибарга лаек.
Балык бистәсе егетләре илебезнең төрле регионнарында, шул исәптән, Ульяновск, Мәскәү өлкәләрендә, Калининградта хезмәт итәләр. Аларның хәрби хезмәтне уңышлы узуларын, исән-имин туган йортларына кайтуларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев