Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Нияз Шамсутдинов туй уздырды [ФОТО]

Районыбызның "Шамсутдинов" крестьян-фермерлык хуҗалыгын җитәкләүче Нияз Шамсутдиновның изге гамәлләре турында еш хәбәрдарбыз.

Соңгы вакытларда ул туган авылы-Еникей Чишмәдә дә искиткеч матур эшләр башкарып чыкты. Берничә ел элек туган халкын мәчетле итүдә башлап йөрсә, инде бу көннәрдә ул авылның "Изгеләр чишмәсе"н тулысынча яңартты. Узган атна ахырында исә авыл эшмәкәрләре белән берләшеп "Авыл туе" уздырды алар. Бәйрәм олы Сабантуен хәтерләтте. Тамашада авылга багышланган яңа җыр презентацияләнде, Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров группасы музыкаль яктан бәйрәмне бизәде. Татарча көрәш бәйгесенә, хәтта, чит төбәкләрдән дә танылган батырлар шактый килгән иде. Зур суыткычны Тукай районы пәһлеваны Раиф Гыйниятуллин алып китсә, бозау чаклы олы тәкәне авыл егете үзенеке итте. Нияз хәзер авыл тарихына багышланган китап чыгару турында хыялланып йөри. Эшләре дә уң бара, туган халкына да игътибарын кызганмый ул.

Вазыйх Фатыйхов

Фото автордан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев