Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Намус калканы үз кулыңда!

Узган атна ахырында районыбызның барлык мәктәпләрендә коррупция көненә багышланган чаралар үтте. Балык бистәсе 2 нче мәктәбенең югары сыйныф укучылары янына район прокуроры ярдәмчесе Илнур Ибраһимов килде.

Коррупция кебек начар социаль күренеш турында мәктәп партасыннан ук сөйләшү кирәк. Беренчедән балалар җәмгыятебез һәм дәүләтебез өчен аеруча куркынычлы булган бу хәлне белергә һәм күңелләре белән аңларга тиешләр. Икенчедән, яшүсмерләр кече яшьтән үк коррупция белән көрәшнең аянычлы нәтиҗәсен аңлап үсәләр. Димәк, профилактик эшнең дә әһәмияте зур. Алар да бит тиздән җәмгыятебезнең тулы хокуклы гражданнары булачаклар. Илебезнең социаль һәм икътисадый тормышында актив катнашачаклар. Аларның ничек итеп өлкәннәр тормышына керүләре турыдан-туры икътисадның үсешенә һәм җәмгыятебездә демократик институтның чәчәк атуына бәйле.
Боларның барысы турында да шулай ук яшүсмерләр арасында хокук саклау хезмәткәрләренең эшчәнлеге хакында район прокуроры ярдәмчесе Илнур Ибраһимов сөйләде. Әлбәттә әлегә бүгенге яшьләргә коррупция белән йөзгә-йөз очрашырга туры килмәде. Әмма һичшиксез алар бу хакта өлкәннәр әйтүе, әти-әниләр сөйләве буенча һәм массакүләм мәгълүмат чаралары аша хәбәрдар. Шуңа алар прокуратура хезмәткәренә байтак кына сораулар бирделәр. Аларның беришесе ришвәтчелек белән бәйле дә түгел иде. Бүгенге яшьләрне күбрәк "комендант сәгате" мәсьәләсе нык кызыксындырды. Укучылар алдында бу көнне шулай ук район мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков та чыгыш ясады. Ул югары сыйныф укучыларына тагын чыгарылыш имтиханнарына үрнәк төстә әзерләнергә кирәклеген искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев