Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Наилә Җиһаншина һәм Гөлназ Мөхәммәд “Пусть говорят” тапшыруында төшеп кайткан [фото]

Тапшыруда Татарстан димчеләре инде икенче тапкыр катнаша.

Татарстан мөселман хатын кызлары берлеге рәисе Наилә Җиһаншина һәм аның урынбасары Гөлназ Мөхәммәд Мәскәүдә "Пусть говорят"ның "Растолстевшая жена" тапшыруын төшерүдә экспертлар буларак катнашты. Моңа кадәр дә аларны (2012 елның ноябрендә), гаилә белгечләре буларак, гарәп кешесенә кияүгә чыккан татар кызы арасында чыккан низагка багышланган тапшыруга чакырган булганнар. Бу юлы да "Растолстевшая жена" исеме белән чыккан тапшыру катнаш никах, аерылу, бала бүлешүгә багышлана. "Пусть говорят"ның бу "саны" зәңгәр экраннарга әле кайчан чыгачагы билгеле түгел.

Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, Наилә Җиһаншина һәм Гөлназ Мөхәммәднең "Останкино"га бару-кайту чыгымнарын тулысынча Беренче канал күтәргән. "Чакырсалар, тагын барабыз", - диләр Татарстанның танылган гаилә белгечләре.

(http://intertat.ru/tt/novosti/item/36397.html).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев