Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Музей–борынгы әйберләрне җыю, экспонатларны туплау һәм аларны киләчәк буынга җиткерү белән шөгыльләнә

Музейда булдым әле Ул тарихи истәлекләрне саклый, рухи байлыкны һәм мәдәниятны үстерә, агарту, аң-белем тарату эшчәнлеген алып бара.

Туган якны өйрәнү музена керү белән сихри тынлык биләп алды. Аякка бахилар киеп икенче катка үттем. Биредә чисталык, пөхтәлек хөкем сөрә. Музейда булганым бар, ләкин ничә килсәң дә, һәрчак рухи азык алып чыгарга мөмкин. Монда районыбыз тарихы, шәхесләре, батырлары турында мәгълүмат алып була. Балык бистәсе җирлеген хәзер дә кечкенә мамонт, безон сөякләре табылып тора икән. Аларны монда алып киләләр. Шулай ук Чаллы шәһәрлеге булган урыннан табылдыклар килеп чыгып тора, алар да монда урын алган. Бистәлеләр элек-электән балык тоту һәм челтәр бәйләү белән шөгыльләнгәннәр. Тере килеш балыкны тирә-юнь шәһәрләргә, бигрәк тә Санк-Петербургка җибәрә торган булганнар. "Чөгә" балыгы патша өстәленә Бистәдән тере килеш озатыла торган булган. Шуның дәлиле балыкчыларның кораллары музейда сакланып калган. Хатын-кызлар коклюшкалар ярдәмендә бәйләгән челтәрләр, өчпочмаклы яулыклар, күлмәк якалары бәйләп чит илләргә сатканнар, кайберләре, әнә, музейда саклана. Музей хезмәткәре Любовь Ахунова әлеге бәйләү төрен өйрәнеп, чаралар үткәргәндә мастер-класслар күрсәтә.

Гөлназ Зарипова.

(Бу язманы газетабыздан укый аласыз).

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев