Социаль мәсьәләләр
Мөмкинчелекләре чикләнгән балаларның ата-аналары киңәш-фатыйха алдылар
Балаларның хокукын яклау көне уңаеннан халыкны социаль яклау бүлеге "Доверие-Ышаныч" халыкка комплекслы социаль күрсәтү үзәге белән берлектә түгәрәк өстәл оештырдылар. Анда инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар һәм район службасы вәкилләре катнаштылар.
Әңгәмә барышында мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче ата-аналар торак, җир участогы алганда ташламалар, авылларда йортка килеп укыту, материаль ярдәм, санатор-курорт юлламалары алу һәм башка мәсьәләләр буенча бушлай консультацияләр алдылар.
Түгәрәк өстәл ахырында катнашучылар сенсорлы бүлмәгә чакырылдылар. Анда "Доверие-Ышаныч" хезмәте психологы дәрес алып барды.
Фото yandex.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев