Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Лаеклыларга–лаеклы бүләк

Безнең районда сугыш ветераннарын, аларга тиңләштерелгән фидакарьләрне фатир белән тәэмин итү программасы уңышлы гына тормышка ашырыла. Барлыгы 400 дән артык ветеран, сугышта катнашучыларның толлары һәм башкалар икенчел торактан фатир алдылар яки яңа фатирлы булдылар инде. Узган ел район үзәгендә 18 фатирлы бер йорт, авылларда аерым шәхси йортлар төзелде. Бөек Җиңүнең...

Безнең районда сугыш ветераннарын, аларга тиңләштерелгән фидакарьләрне фатир белән тәэмин итү программасы уңышлы гына тормышка ашырыла. Барлыгы 400 дән артык ветеран, сугышта катнашучыларның толлары һәм башкалар икенчел торактан фатир алдылар яки яңа фатирлы булдылар инде. Узган ел район үзәгендә 18 фатирлы бер йорт, авылларда аерым шәхси йортлар төзелде.
Бөек Җиңүнең 67 еллыгын каршылаган көндә Балык бистәсенең Ф.Әхмәдиев урамында тагын бер яңа йорт хуҗаларын кабул итте. Ике катлы 4 фатирлы заманча йортны Рәмис Гаянов җитәкчелегендәге "Универсалстрой" җаваплылыгы чикләнгән ширкәт төзүчеләре санаулы айлар эчендә өлгертеп куйганнар. Сыйфатына да тел-теш тидерерлек түгел. 42 квадрат метрлы иркен, якты бүлмәләрдә барлык уңайлыклар тудырылган. Ике контурлы җылыту казаннары урнаштырылган. Яшелчә мазар утыртыйм дисәң, икешәр сутый җир участогы да бар. Рәмис Гаянов бу йортны төзүдә прораб Раушан Җамалиев, төзүче Рәиф Җамалиев, шофер Владимир Филиппов, тәэминатчы Илнар Мөхсиновның өлешләре зур булуын билгеләп үтте. Янәшәдә генә тагын бер шундый йортка нигез салып куйганнар инде. Анысын да төзелеш базарында ышаныч, абруй казанган "Универсалстрой" оешмасы төзи.
Сугышта катнашучыларның толлары-Мәрзия Манякова, Маһирә Зыятдинова, Нәкыя Змеева, Раида Фадеевага фатир ачкычларын район башлыгы Илһам Валеев тапшырды. Бөек Җиңүгә үз өлешләрен керткән ветераннарны бәйрәм белән котлады. Аларның ирләрен зур хөрмәт белән искә алды, чиксез рәхмәтләрен җиткерде. Шушы йортта авырмыйча озак яшәүләрен теләде. Әбиләр дә шундый зур бүләк өчен ил, республика, район җитәкчеләренә рәхмәтләрен җиткерделәр. "Көтелмәгән бүләк булды инде. Бу шатлыкны тормыш иптәшемнең күрә алмавы гына үкенечле",-диде әбиләрнең берсе, яулык очлары белән күз яшьләрен сөрткәләп. Көтелмәгән түгел, бик лаеклы бүләк бу хөрмәтле ветераннар. Без һәм киләчәк буыннар сезнең алда мәңге бурычлы.
Рәсемдә:И.Валеев ачкычлар тапшыра; ветераннар йорты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев