Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Кызлар үрнәк күрсәтә

Полянка авылы янәшәсендәге кырда ике кызчыкның чүп-чар җыеп йөрүе үткән-сүткән өлкәннәрне гаҗәпкә калдыра инде. "Чүп җыярга кем кушты сезгә? Мәктәптән куштылармы әллә?",-дип сорашалар алардан. "И, балалар, йөрмәгез кеше пычрагын җыеп",-диючеләр дә була. Кызларның бу эшкә үз теләкләре белән алынуы берәүнең дә башына килми инде. "Минем йорт читтәрәк, бу миңа кагылмый",-дип...

Полянка авылы янәшәсендәге кырда ике кызчыкның чүп-чар җыеп йөрүе үткән-сүткән өлкәннәрне гаҗәпкә калдыра инде. "Чүп җыярга кем кушты сезгә? Мәктәптән куштылармы әллә?",-дип сорашалар алардан. "И, балалар, йөрмәгез кеше пычрагын җыеп",-диючеләр дә була. Кызларның бу эшкә үз теләкләре белән алынуы берәүнең дә башына килми инде. "Минем йорт читтәрәк, бу миңа кагылмый",-дип яшәргә өйрәнеп беттек бугай шул. Ничәмә-ничә кеше уза шул кыр юлыннан. Әмма берәүнең дә эче пошмый кыр тулып яткан чүп-чарга.
Ә менә Балык бистәсе 2 нче мәктәбенең 3, 4 сыйныф укучылары Ландыш Нуриева белән Ландыш Мифтахова (табигать яратучы бу кызларның исемнәре дә үзләренә туры килеп торуын кара син) ике уйлап тормаганнар, өйләреннән капчыклар алып килгәннәр дә ике урам арасындагы кырны чүптән арындырып куйганнар. Барлыгы 10 капчыктан артык көнкүреш калдыклары җыйганнар балалар. Менә шулай өлкәннәр балаларга үрнәк күрсәтәсе урынга балалар өлкәннәргә үрнәк күрсәткәннәр булып чыга. Шундый балалар тәрбияләүче ата-аналарга да рәхмәттән башка ни әйтәсең. Балалар кулы белән чистартылган бу кырга чүп ташларга берәү дә җөрьәт итмәс дип өметләнәбез.
Рәсемдә: чисталык өчен көрәшүче Ландышлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев