Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Кылганың җирдә ятмас

2012 елның октябрь ае башында "Игелекле телефон" республика хәйрия акциясе старт алды. Аны хәйрия эшчәнлеге буенча республика советы оештырды. Хәйрия акциясе өлкән яшьтәге ялгыз гражданнарны, йортларында социаль хезмәт күрсәтелүче инвалидларны мобиль элемтә җайланмалары белән тәэмин итү максатыннан үткәрелде. Аны тормышка ашыруда "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексы, "Кызыл Йолдыз"урманчылыгы, ООО "Җир бюросы",ОАО "Вамин-Татарстан"...

2012 елның октябрь ае башында "Игелекле телефон" республика хәйрия акциясе старт алды. Аны хәйрия эшчәнлеге буенча республика советы оештырды. Хәйрия акциясе өлкән яшьтәге ялгыз гражданнарны, йортларында социаль хезмәт күрсәтелүче инвалидларны мобиль элемтә җайланмалары белән тәэмин итү максатыннан үткәрелде. Аны тормышка ашыруда "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексы, "Кызыл Йолдыз"урманчылыгы, ООО "Җир бюросы",ОАО "Вамин-Татарстан" филиалы, Олы Әшнәк, Ш. Тулуш, Түбән Тегермәнлек, Котлы Бөкәш, Күгәрчен, Күки, Юлсубино, Каз. Чаллы авыл җирлекләре катнаштылар.
Һәр елны безнең районда мөмкинлекләре чикләнгән балаларга "Минем газета" газетасын яздыру буенча хәйрия чарасы оештырыла.
Быел да күп кенә эшмәкәрләр район социаль яклау бүлегенең чакыруына актив кушылдылар. Шәхси эшмәкәрләр Динар Сафин, Алифнур Вафин, Илшат Шәймарданов, Касыйм Вәлиев, Зилә Сибгатуллина (Олы Елга), Фәрит Хәсәнов (К.Бөкәш), Минзөфәр Исмәгыйлов (Олы Елга), Илгиз Вәлиев, Вагыйз Яһудин (Т.Тегермәнлек), Раиса Бикмеева, Рәмзис Ханов (Ю.Тегермәнлек),Фердинанд Хәкимов (Юлсубино), Зөлфәт Гыйлемханов, Әлфинур Шәмиева, Эльмир Габдриев (КФХ "Ильдан"), Руслан Дормидонтов ("ООО Дормидонтов"), Зөлфия Денисова ("Мир техники" кибете), Флера Фәйзуллина (аптека "Табиб"), Эльмира Бариева ("Карусель" кибете), Юныс Низамов ("Ландыш" кибете), "Зәйнәп" сәүдә павильоны, "Бәрәкәт" кафесы бу игелекле чарага үзләреннән өлеш керттеләр. Аларга мохтаҗларның, мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ихтыяҗларына битараф булмаганнары, аларны сөендергәннәре өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Мондый игелекле эшләргә тагын да күбрәк кешеләрнең кушылуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев