Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Көн тәртибендә–экстремизм

5 сентябрь көнне Балык бистәсе муниципаль район Советының 19 нчы чираттан тыш утырышы булды. Анда район башлыгы И.Валеев рәислек итте. Утырышта депутатлар, шулай ук районның оешма, служба җитәкчеләре катнаштылар. Безнең районда дини экстремизмга каршы тору һәм профилактикалау мәсьәләләре көн тәртибендәге төп тема булды. -Республикада Татарстанда формалашкан этноконфессиональ өлкәдәге үзара аңлашу,...

5 сентябрь көнне Балык бистәсе муниципаль район Советының 19 нчы чираттан тыш утырышы булды. Анда район башлыгы И.Валеев рәислек итте. Утырышта депутатлар, шулай ук районның оешма, служба җитәкчеләре катнаштылар.
Безнең районда дини экстремизмга каршы тору һәм профилактикалау мәсьәләләре көн тәртибендәге төп тема булды.
-Республикада Татарстанда формалашкан этноконфессиональ өлкәдәге үзара аңлашу, ышану атмосферасын җимерү ситуациянең тотрыксыз итүгә омтылучы көчләр бар. 19 нчы июльдә Казанда булган фаҗигаләр шуның ачык мисалы,-диде И.Валеев. -Район территориясендә радикаль дини агымнарның таралуына юл куймау безнең бурыч. Шул ук вакытта гамәлдәге законнарны, процессуаль нормаларны, гражданнарның хокукларын саклау мөһим. Татарстан Президенты, Дәүләт Советының рәсми позициясенә теләктәшлек күрсәтеп безгә гражданнарның ирекләрен, хокукларын саклау, район территориясендә аларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, райондагы толерантлык традицияләрен саклау, диннәр арасындагы дуслыкны ныгыту юнәлешендә эшләргә кирәк.
Районның җирле үзидарә органнарының дини конфессия вәкилләре белән үзара хезмәттәшлеге турында доклад белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Хәбибуллин чыкты. РФ эчке эшләр министрлыгының Балык бистәсе районы буенча бүлек начальнигы Н.Мостафин районда дини экстремизмны, терроризмны профилактикалау турында сөйләде. Бу актуаль һәм мөһим мәсьәлә буенча карар кабул ителде.
Шуннан соң депутатлар тагын берничә мәсьәләне карап үткәрделәр. Шул исәптән муниципаль район уставына үзгәрешләр кертү, җирле үзидарә органнарының норматив-хокукый актларына һәм проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү тәртибен раслау турында, 2012-2014 елларда районның коррупциягә каршы программасына үзгәрешләр кертү, шулай ук балигъ булмаганнар эше, аларның хокукларын яклау комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәләләр каралды.Утырышның соңгы көн тәртибенә бушлай җир участоклары алуга хокуклы гражданнарга җир бирү мәсьәләсе кертелгән иде. Аларга Анатыш, Бәтке, Тәберде Чаллысы, Трой-Урай авыл җирлекләрендә җир участоклары бирү турында карар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев