Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Кисәтү һәм уяу булу–зыянга булмас

Атна башында районның коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды. Анда район эчке эшләр бүлеге вәкиле, гадәттән тыш хәлләр өчен җаваплы затлар Яз һәм Хезмәт бәйрәме, Җиңү көненең 69 еллыгы уңаеннан куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм террорлык актларын уздырмау юнәлешендәге өстәмә чаралар хакында сүз алып бардылар. Бу көннәрдә аеруча уяу булу мөһимлеген...

Атна башында районның коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды. Анда район эчке эшләр бүлеге вәкиле, гадәттән тыш хәлләр өчен җаваплы затлар Яз һәм Хезмәт бәйрәме, Җиңү көненең 69 еллыгы уңаеннан куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм террорлык актларын уздырмау юнәлешендәге өстәмә чаралар хакында сүз алып бардылар. Бу көннәрдә аеруча уяу булу мөһимлеген истә тотып утырышта яңгыраган кайбер фикерләргә колак салыйк:
Рәдиф Зәйнуллин-полиция подполковнигы:
-Бәйрәмнәр дәвамында террорлык актларын кисәтү һәм булдырмау максатында тулы бер чаралар "программасы" булдырдык. Бүгеннән үк күзәтчелек күпкә көчәйтелде, социаль куркыныч янаган объектларда өстәмә тикшерүләр алып барабыз. Бу җәһәттән, бүлек хезмәткәрләре арасында өстәмә юнәлешле инструктажлар уздырылды.
Илфат Хөснетдинов-автотранспорт предприятиесе җитәкчесе:
-Һәрбер автобус шоферы белән шәхси инструктаж-сөйләшүләр уздырдык. Шикле затлар күзгә ташланганда нинди куркынычсызлык чаралары күрергә кирәклеге искәртелде. Үзебезнең территориягә берничә видеокамера урнаштырылды. Болардан тыш та террорлык актларына юл куймау максатында шактый гына үтемле чаралар башкарылды.
Илсур Садыйков-район мәгариф бүлеге җитәкчесе:
-Бу хактагы киңәшләребез белән һәрбер укучыга барып җитүне максат итеп куйдык. Соңгы вакытларда уздырылган учениеләр дә шушы темага багышланган иде. «Әгәр..?», дигән сорауга барлык педагогик коллективларның җавабы әзер диеп ышандыра алам.
Сәкинә Ибраһимова-хезмәт ветераны:
-Сакланганны Ходай да саклармын, дигән бит. Бүгенге заманда уяу булу, саклык чаралары күрү һәркайсыбыз өчен кирәк ул. Күп очракта террорлык актлары вакытында бер гөнаһсызлар зыян күрә бит. Террорчының милләте, дине, дене дә юк аның.
Фикерләрне Вазыйх Фатыйхов язып алды.
фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X