Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Ә күңелгә һаман ямансу

22 июнь һәрберебезнең күңелләрендә авыр вакыйга-Бөек Ватан сугышы башланган көн буларак хәтердә калды. Шушы фаҗигале көннән соң 71 ел вакыт узып китте. Әмма безнең халкыбыз кичергән кыенлыкларны онытырга хакыбыз юк. Күркәм гадәт буенча район үзәгендә дә бу көнне яу кырларыннан кайтмый калган балыкбистәлеләр һәйкәленә веноклар куелды.

Укучылар Батырларыбыз аллеясында дәһшәтле сугыш елларында һәлак булганнарны искә алдылар. Веноклар салыр алдыннан район мәгариф бүлеге башлыгы И.Садыйков балаларга шундый сүзләр белән мөрәҗәгать итте.
-Барыбыз да бирегә нинди максаттан җыелганыбызны яхшы беләсездер. 71 ел элек илебез халкының тыныч тормышын бозып фашист илбасарлары бәреп керделәр. Алар халкыбызга һәм җиребезгә бик зур зыян салдылар. Ватан азатлыгы өчен көрәштә һәлак булганнарның батырлыкларын бервакытта да онытырга ярамый,-диде ул.
Яшүсмерләр обелискка истәлек веноклары куялар. Барысы да батыр якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алалар. Бу июнь көне безнең йөрәкләрдә хәтер көне буларак озак сакланыр.
Рәсемдә: батырлар аллеясында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: день памяти и скорби