Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Күңеле җылы, куллары шифалы

"Йокымнан уянып, күзләремне ачу белән яңа туган сабыйларга исәнлек-саулык телим. Алар безнең киләчәгебез. Аллаһы Тәгалә сабыйларга дөньяга килергә насыйп иткән икән, алар яшәргә тиеш". Әнә шундый хыялларга чумып, яңа туган көнне каршы ала ул. Сүзем районның балалар табибы, невропотолог Ризәлә Габдулхакова турында. Күпме сабыйга дөньяга килергә, авырулардан терелергә ярдәм иткән...

"Йокымнан уянып, күзләремне ачу белән яңа туган сабыйларга исәнлек-саулык телим. Алар безнең киләчәгебез. Аллаһы Тәгалә сабыйларга дөньяга килергә насыйп иткән икән, алар яшәргә тиеш". Әнә шундый хыялларга чумып, яңа туган көнне каршы ала ул. Сүзем районның балалар табибы, невропотолог Ризәлә Габдулхакова турында. Күпме сабыйга дөньяга килергә, авырулардан терелергә ярдәм иткән Ризәлә Рәфкать кызын бик күпләр ярата, хөрмәт итә. Үзеңә карата хөрмәтне тырыш, намуслы хезмәт белән генә яулап алып була ул. "Авыру сабыйны күрүгә, үз баламны күз алдына китерәм һәм бу очракта нишләр идем икән, дигән сорауны куям. Һәрбер нарасыйга балама караган төсле чын күңелдән ярдәм итәргә, дәвалау юлын табарга ашыгам",-ди ул.
Табиб булу аның балачак хыялы. Кечкенә вакыттан ук курчакларын дәвалап уйнаган. "Минем бөтен уенчыгым-шприц, доктор Айболит тартмасы иде. Башкалары кирәк тә булмады. Минем кумирым булып район шифаханәсендә педиатр булып эшләгән Светлана Киямова торды. Күп еллар дәвамында аңа охшарга тырышу хыялы белән яндым,"-ди табибә хатирәләрен яңартып.
Хыялларны тормышка ашыру бик нык тырышлык тәлап итә. Балык бистәсенең беренче гимназиясен алтын медальгә тәмамлап, Казан медицина институтының педиатрия бүлегенә сынау тота. Монда да бәхет елмая үзенә, яхшы билгесенә бирә. Зур хыялларга чумып ул укый башлый.
Әнисе белән әтисе зыялы кешеләр. Һәрчак аның фикере белән килешәләр, теләктәш булалар. "Бүгенгә кадәр булган дәрәҗәм белән мин әти-әниемә рәхмәтлемен",-ди ул. Институтта уку белән беррәттән, республика клиник хастаханәсенең балалар тудыру йортында да эшли. Анда аңа төрле балаларны очратырга туры килә. Алар арасында неврологик яктан авыртучылары күп була. Алга таба да укуны дәвам итәргә, бу өлкәдә ныклы белем тупларга кирәклеген аңлый ул. Алты ел укыганнан соң, интернатураны да тәмамлый. Аннан балалар неврологиясе кафедрасының ординатурасына да керә. Монда туплаган белем киләчәк өчен яхшы юлдаш була аңа.
Тугыз ел күз ачып йомганчы узып та китә. Ризәләне Балык бистәсе район шифаханәсенә чакыралар. Туган ягына кайту белән ул эшкә чума. Балалар табибы булу белән беррәттән, ул невролог та. Сабыйларны көчле яратуы аны канатланып эшкә китерә, кичен сөенеп гаиләсенә кайтара. Аның ачык, ягымлы йөзе, дөрес дәвалау юлы күрсәтүе күпләрне үзенә тарта. Кабул итү бүлмәсенә бер баланың әнисе килеп керде.
-Рәхмәт яусын сезгә, баламны савыктыру өчен бөтен көчегезне куйдыгыз, төн йокыларыгызны кызганмыйча ярдәмгә ашыктыгыз,-дип, чын күңелдән теләкләрен белдереп чыгып китте. "Андый сүзләрдән соң, күнелебезгә шатлык өстәлә, димәк безнең хезмәтнең нәтиҗәсе бар",-ди Ризәлә Габдулхакова. Балалар табибының иң төп бурычы да бар. Ул-профилактик юнәлештә эшләү. Ризәлә Рәфкать кызы әйтүе буенча, авырулардан кисәтү өчен бәләкәйдән үк аларны физик яктан чыныктырырга, вакытында прививкалар ясатырга, саф һавада еш булырга, дөрес тукланырга кирәк. Кайбер аналар төрле чыганаклар аша дөрес булмаган фикерләр ишетеп, прививкалардан баш тарталар. Табибә шуны да ассызыклап үтте, кайбер инфекцион авырулар балаларны инвалидлыкка да китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә үз вакытында табиб кушканны үтәү, киңәшләргә игътибарлы булу сорала. Шунысы да кызыклы, ана сөте белән үскән сабыйның иммунитеты нык була, авыруларга бирешми.
5 ел саен табибә һөнәри белемен күтәрү курсларында булып кайта. Үз һөнәре буенча ул һәрчак эзләнә, укый, өйрәнә. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, Балык бистәсе шифаханәсенең намуслы, тырыш хезмәте өчен Мактау грамотасы белән дә бүләкләнгән. Быел педиатрия юнәләше буенча беренче категориягә аттестация үткән.
Бәйләргә ярата ул, матур китаплар укырга да вакыт таба. Бальзак, Булгаков иҗатлары белән кызыксына. Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романын өч тапкыр укып чыккан, башкаларга киңәш итә.
Тиздән медицина хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме. Ул көннәрдә Ризәлә Габдулхакова дистәләгән шалтыратулар кабул итә, рәхмәт сүзләре ишетә. Очраклы гына түгел, ул олылауларга бик тә лаеклы зат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев