Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Казанда VI Бөтендөнья татар яшьләре форумы була

1-6 августта Казанда VI Бөтендөнья татар яшьләре форумы уздырыла.V форум (ә ул 2 елга бер уздырыла) Россия һәм чит 24 илдән җәмгысе 800ләп татар яшьләре вәкилләрен җыйган иде.

Анда катнашу өчен, Татарстан башкаласына Россия Федерациясенең 60 төбәгеннән, 30лап чит илдән барлыгы 600 тирәсе татар егетләре һәм кызлары килүе көтелә. Алар барысы да Универсиада авылына урнаштырыла.

Гомумән алганда, тел, дин, мәдәнияткә кагылышлы мәсьәләләр (элеккегесендә тарих та бар иде, татар брендын таныту калку итеп чыгарылды) көн кадагына куела. Пленар утырыш, аннары "Татар теле һәм Интернет", "Рух", "Бизнеста яшьләр" темаларына секцияләрдә сөйләшү-фикерләшү оештырыла. Кичке чараларда "Печән базары", "Уку паркы", "Мин татарча сөйләшәм!" кебек проектлар төбәкләрдә уздыру өчен үрнәк рәвешендә тәкъдим ителә, кичке уеннар була. Яшьләр форумына Австралиядән җырчы Зөлфия Камалованың килүе көтелә.

Фото с yandex.ru

(http://tat.tatar-inform.ru/news)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев