Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Казанда Рамазан ае алдыннан велокросс оештырыла

Казанның "Ярдәм" мәчете каршындагы "Иман йорты" мөселман яшьләре клубы һәм Татарстан Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге 25 июньдә башкалада Рамазан ае башлануы уңаеннан велокросс оештыра. Рамазанны каршылап оештырылучы бу чара быел беренче тапкыр уздырыла. Чарада теләге булган һәр кеше катнаша ала, дип хәбәр итте "Иман йорты" клубыннан Ләйсән Солтанова. Кросс "Ярдәм"...

Казанның "Ярдәм" мәчете каршындагы "Иман йорты" мөселман яшьләре клубы һәм Татарстан Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге 25 июньдә башкалада Рамазан ае башлануы уңаеннан велокросс оештыра.

Рамазанны каршылап оештырылучы бу чара быел беренче тапкыр уздырыла. Чарада теләге булган һәр кеше катнаша ала, дип хәбәр итте "Иман йорты" клубыннан Ләйсән Солтанова.

Кросс "Ярдәм" мәчетеннән башланып кичке 6да башланып китә. Егетләр алдан, кызлар арттан барачак, теләге булганнар машинада да кушыла ала. Велокросста катнашучылар Казан нуры, Кол Шәриф, Нурулла мәчетләрендә, "Тандем", "Кольцо" кебек эре супермаркетлар янында тукталып, Рамазан башлануы турында искәртүче магнитлар таратачаклар.

Акциянең максаты - Рамазан ае турында булдыра алган кадәр күбрәк кешегә җиткерү, аның якынлашуы турында искәртү.

Татарстан мөселманнары уразага 28 июнь керә.

1 июнь яшьләр балалар өчен "Гаилә бәйрәме" исемле хәйрия чарасын уздырды.

новости матбугат нокта ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев