Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Кайгыртучанлык күрсәтик

Кешегә тормыш юлының башлангычында ата-ана мәхәббәте, кайгыртучанлыгы кирәк. Бала һәрьяклы уңышлы үсеш алсын өчен янәшәсендә аны аңлый, тоемлый торган кеше булу шарт. Бу ата-ана булса бик яхшы, әлбәттә. Әмма кайвакытта ата-аналар баласы белән уртак тел таба алмый шул. Кызганычка каршы, арабызда алкоголь, наркомания баткагына чумган, амораль тормыш рәвеше алып баручы...

Кешегә тормыш юлының башлангычында ата-ана мәхәббәте, кайгыртучанлыгы кирәк. Бала һәрьяклы уңышлы үсеш алсын өчен янәшәсендә аны аңлый, тоемлый торган кеше булу шарт. Бу ата-ана булса бик яхшы, әлбәттә. Әмма кайвакытта ата-аналар баласы белән уртак тел таба алмый шул. Кызганычка каршы, арабызда алкоголь, наркомания баткагына чумган, амораль тормыш рәвеше алып баручы гаиләләр дә очрый. Аларда бала кайгысы юк инде. Ни өчен ата-ана хаталары өчен балалар түли соң?
Югары Тегермәнлек авылындагы "Акчарлак" социаль приюты менә шундый гаилә балаларын үз кочагына сыендыра. Гаиләдә тормыш җайга салынса, баланы кире кайтаралар инде. Ә менә ата-анага акыл кермәсә, яман гадәтләрен ташламаса бала интернатка, балалар йортына җибәрелергә дә мөмкин. Приют урнашкан ике катлы бинага килгәч аның территориясендәге төрледән-төрле, берсеннән-берсе матур чәчәкләр җәлеп итә игътибарны. Аларны балалар һәм тәрбиячеләр бергәләп утырталар, тәрбияләп үстерәләр.
"Акчарлак"та тәрбияләнүчеләрнең тормышы төрле чараларга бай. Концерт-конкурсларны еш оештыралар, иҗади остаханәләрдә дә эш кайный. Приют стеналарын бизәгән панноны да балалар үз куллары белән ясаганнар икән. Кызлар һәм малайлар спорт белән дә дус яшиләр. Биредә спорт һәм тренажер заллары бар. Спорт мәйданчыгы да җиһазландырылган.
Теләге булган һәркем приютка килеп балалар белән аралаша, ярдәм күрсәтә ала. "Хәйрия акцияләрендә һәм программаларда катнашучылар саны артканнан-арта",-ди приют директоры Рәдиф Сафиуллин.
Һәр баланың үз язмышы. Бу язмышларны хәсрәтле, күңелсез булуы берләштерә. Кече группада тәрбияләнүче бер бала аны тиздән алып китәчәкләре турында сөйләде. Әмма моның киресе дә булырга мөмкин бит. Ә сабый көтә һәм өметләнә. Китәргә җыенгач балалар сырып алдылар да, күзгә карап: "Син тагын киләсеңме?"-дип сорадылар. Ничек итеп аларга "Юк"-дип әйтәсең инде. Уртанчы группада тәрбияләнүче Яна Слепова белән аралашу бик нык тәэсир итте миңа. Күбебез өчен йорт, ата-ана, туганнар гадәти күренеш бит инде. Менә шушылардан, ата-ана назыннан мәхрүм калганнар да бар бит. Әгәр һәрберебез мондый балаларга карата кайгыртучанлык күрсәтсәк, аларга ярдәм итсәк, дөнья тагын да игелеклерәк булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев