Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Каримовлар гаиләсе: хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен күрке ана булуда [ФОТО]

Сабыйның дөньяга туып аваз салуы аналар күңелендә онытылмаслык куанычлы көн. Баланы киләчәккә җәмгыятькә файда китерердәй кеше итепүстерү-һәр ананың изге бурычы. Шулай булганда гына ул үзен бәхетле хис итәчәк.

Тормыш иптәше бала тапкач "Рәхмәт сиңа Әнисә, яратам!"-дип телефон аша смс язып җибәрә Илсур Кәримов."Мин дә",-дигән хәбәр ала үзе. Әнә шундый олы мәхәббәттә, көтеп алынган дүртенче кызлары дөньяга аваз сала Югары Тегермәнлек авылындагы Кәримовлар гаиләсендә. Без килгәндә мәхәббәт җимешен балалар тудыру йортыннан алып кына кайтканнар иде. "Бала үз бәхете белән туа, сау-сәламәт кенә булсыннар",-ди нәни оныгын сөеп Рауза апа. Бу матур гаиләгә сокланмый мөмкин түгел. Күңелләре яхшылык, изгелек белән тулы, моң сибелеп тора. Гаилә башлыгы җырлар, көйләр яза, унбиштән артык җыр авторы ул. Музыка уен коралларында уйнарга ярата, өендә гитара, курай, синтезатор, гармуннары да бар аның. Тормыш иптәшенә багышлап язылган "Әнисә" исемле җыры гына ни тора.

Гөлназ Зарипова.

Бу язманың тулы вариантын газетадан укый аласыз.

Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X