Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Кадрлар барысын да хәл итә

Узган сишәмбе көнне район үзәк больницасында медицина хезмәткәрләренең киңәшмәсе булып узды. Анда 2012 елга йомгаклар ясалды. Киңәшмә эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе М.Гафаров, эчке эшләр бүлеге начальнигы Н.Мостафин, ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе җитәкчесе Р.Әхмәтов катнаштылар.

Медицина хезмәткәрләре җыелышында сәламәтлек саклау өлкәсендә яшәп килгән проблемалар күтәрелде. Шуңа да ул тәнкыйти юнәлештә узды. Отчет белән Балык бистәсе район үзәк больницасы җитәкчесе Р.Зарипов чыкты.Узган елгы эш нәтиҗәләренә килгәндә уңай үзгәрешләр дә бар. Мәсәлән, туберкулездан үлүчеләр юк, халык 100 процент флюорография узган. Әмма гомуми үлем дәрәҗәсе югары булып кала. Бигрәк тә хезмәткә яраклы халык арасында үлүчеләр күп (32 процент). Җирле халыкка сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү буенча социаль-икътисадый мониторинг нәтиҗәләре-43,8 процент (ТР буенча 66,6 процент). Соңгы елларда районда медицина учреждениеләренең материаль-техник базасын ныгыту буенча зур эшләр алып барыла. 120 миллион сумлык ремонт кына ясалган. 20 миллион сумлык җиһазлар алынган. 16 ФАП капиталь ремонтланган. Яңа модульле ФАПлар төзелә, заманча медицина аппаратурасы, автомобильләр алына. Бу юнәлештә эш алга таба да дәвам итәчәк.
Кадрлар, югары һөнәри осталыктагы табиблар, белгечләр җитешмәү җирле сәламәтлек саклау системасының иң җитди проблемасы булып кала бирә. Табиблар белән тәэмин ителеш бары тик 76 процентны тәшкил итә. Аларның да өчтән бере пенсия яшендә.
-Бу проблеманы озакка сузмыйча хәл итәргә кирәк. Ә моның өчен табиблар һәм белгечләр әзерләү буенча ныклап уйланылган, анализланган махсус программа булдыру зарур. Шул исәптән укырга максатчан юлламалар бирү юлы белән,-диде район башкарма комитеты җитәкчесе М.Гафаров. -Районның белгечләргә ихтыяҗын өйрәнеп төгәл система булдырырга кирәк. Югыйсә, тиздән кешеләрне дәваларга табибларыбыз да калмаска мөмкин.
Яшь табибларны торак белән тәэмин итү мәсьәләсендә дә бәхәсләр купты.
Чыгыш ясаган күп кенә табиблар белгечләр җитешмәвенең төп сәбәбен дә шушы проблема белән аңлаттылар. Көн кадагындагы мөһим тема, әлбәттә. Аны чишәргә кирәк. Бу очракта яшь табибларга төрле торак программаларында катнашу, социаль торак бирү юлларын эзләү мөһим.
Җыелышта Россия эчке эшләр бүлегенең Балык бистәсе буенча бүлек начальнигы Н.Мостафин чыгыш ясады. Ул кыскача райондагы криминоген хәл, республикадагы социаль мошенниклык фактлары турында сөйләде, районда эсктремизм һәм терроризм күренешләренә игътибарны юнәлтте.
Казан кунагы, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле Р.Әхмәтов безнең районның кураторы буларак, медицина хезмәткәрләренең һөнәри эшчәнлеккә бәйле сорауларына җавап бирде.
Табибларның күпчелеге югары һөнәри осталыкка ия булган игелекле белгечләр әлбәттә. Авырулар да аларга рәхмәтләрен белдерәләр. Районның иң яхшы медицина хезмәткәрләренә ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары, район башлыгының, үзәк больница администрациясенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Рәсемдә: Р.Әхмәтов хирург В.Волковка ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасын тапшыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев