Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Исемеңне кемнәр кушкан?

Республикабызда телебезне саклап калу ниятеннән тел галимнәре, белгечләр тырышлыгы белән җәмәгать транспортларында, белдерүләрдәге хаталарны төзәтергә өлгерделәр инде. Җәй аенда узачак Универсиадага бик күп илләрдән кунаклар килгәч, уңайсыз хәлдә калмас өчен эшләнә болар.

Казан шәһәре Татарстан башкаласы дисәк тә, ярты халык әле урысча сөйләшә. Әлегә татар авылларында юл күрсәткечләрендә хата җибәрү очраклары еш күзәтелә.


Еракларга бармыйча эшне иң элек туып үскән авылым Кече Укмастан башларга булдым. Юл читендәге күрсәткеч тактада авылыбыз исеме белән таныштык. Әллә үз теләкләре белән, әллә "Укмас" сүзенең бер-ике хәрефе үзгәрсә берәү дә сизмәс, әле дипме шунда "Кече Укмас" атамасын "Кече Атмас" исеменә әйләндергәннәр дә куйганнар.


Тарихка күз салсак туган төбәгем Кече Укмас авылы Болгар дәүләте Ислам динен кабул иткән чорларда яшәгән дигән фараз бар. Риваятьләр буенча, имеш авылга иң элек мулла килә һәм авыл халкыннан балаларын укырга бирүләрен сорый, ләкин теләк белдерүчеләр күренми. Шулай итеп имеш "укымаслар" сүзеннән авыл исеме барлыкка килә. Авылым Миргазиз Укмасый, Кадыйр Сибгатуллин кебек данлыклы шәхесләр биргән, димәк авылдашларым да укымышлы, бик мәгърифәтле булганнар.

Географик яктан уйлап карасак, Кече Укмас атамасы халыкның урнашу тыгызлыгын күз алдында тотып бирелергә мөмкин. "Укмашу" урынында Кече Укмас, ә арырык "олы укмашу" урынында -Олы Укмас барлыкка килгән, дигән фикер дөреслеккә якын килә кебек.


Риваятьләрдә бернинди "Атмас" сүзе дә юк. Авылымның исемен урысчага "Атмас" дип тәрҗемә иттеләр икән, аннан чын татар исемен дә үзгәртергә димәгән бит. Бәлки кемдер мине чебеннән фил ясыйсың, дип гаепләр. Бер караганда кечкенә генә хәреф хатасы алмаштырудан авыл үз урыныннан күчми бит? Ләкин бу тарихны хөрмәт итмәү була. Ә үткәннәрен ихтирам итмәгән халык үзен дә хөрмәт итми дигән сүз. Беребез дә үзенә чит исемнәр белән эндәшүне яратмый. Әти-әни кушкан исем ни дисәң дә кадерлерәк. Шулай булгач нигә әле без бабаларыбыз биргән атаманы үзгәртергә тиеш соң?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев