Җирләргә игътибар зур
21 майдан 29 июньгә чаклы республикабызда авыл хуҗалыгы җирләренең торышы тикшерелде. Анда Росреестр, Россельхознадзор идарәләре һәм ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре катнашты. Шунысын да искәртү урынлы булыр, берүк вакытта өч җавалы учреждениеләрнең тикшерүе әле беренче мәртәбә генә үткәрелә. Идарә хезмәткәрләренең әйтүләренә караганда, мондый тикшерүләр урыннарда авыл хуҗалыгы җирләренең торышын җентекләп...
21 майдан 29 июньгә чаклы республикабызда авыл хуҗалыгы җирләренең торышы тикшерелде. Анда Росреестр, Россельхознадзор идарәләре һәм ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре катнашты.
Шунысын да искәртү урынлы булыр, берүк вакытта өч җавалы учреждениеләрнең тикшерүе әле беренче мәртәбә генә үткәрелә. Идарә хезмәткәрләренең әйтүләренә караганда, мондый тикшерүләр урыннарда авыл хуҗалыгы җирләренең торышын җентекләп өйрәнергә, бар яклап бәя бирергә һәм республика күләмендә мондый тәртипсезлекне бетерү буенча эффектлы чара күрергә мөмкинлек бирәчәк. Тикшерү үткәрелгән 43 муниципаль район җирлекләрендә дәүләт җир инспекциясе тарафыннан файдаланылмаган 75 мең гектар авыл хуҗалыгы җирләре булуы ачыкланды. Шул исәптән Балык бистәсе районында да ул 2650 гектар мәйданны били. Аның 1052 гектары юридик затлар кулында, 632 гектары милек өлеше булып тора, 810 гектары дәүләт милкендә исәпләнә. 1208 гектары әлегә хуҗасы булмаган җир өлешенә кертелә. Моннан тыш ачыкланган файдаланылмаган җир участокларының 367 гектары инде 3 елдан артык эшкәртелмичә ята. Шунысын да искәртеп үтү урынлы булыр, җирне 3 елдан артык файдаланмаган очракта федераль закон нигезендә административ җаваплылыкка тарту каралган. Андый ваемсыз җир хуҗаларына штраф санкциясе куллану белән чикләнмичә, җир участоклары алынырга да мөмкин. Республикабызда мондый мисаллар күп. Әлеге тикшерү нәтиҗәләре буенча гына 2011 елда барлыгы 200 гектар җир мәйданы хуҗаларыннан алынды. Конкрет Балык бистәсе районына килгәндә, биредә җир законын тупас бозучылар булып, "Инвест Технология" һәм "Алтын Саба" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре танылды. Һәм Юлсубино авыл хуҗалыгы җирлегендә дә хуҗасыз пай җирләре булуы ачыкланды.
Искәрмә: Узган ел Росреестр идарәсенең дәүләт җир инспекциясе хезмәткәрләре тырышлыгы белән республикада 30 мең гектар авыл хуҗалыгы җирләре файдаланышка кертелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев