Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан зур бүләк-Фотолар

Корноухово авылындагы картлар йортында республикабызның төрле почмакларыннан китерелгән 40 кеше тәрбияләнә.

Алар өчен монда бөтен шартлар булдырылган. Зур могтаҗлык кичермәсәләр дә игелекле райондашыбыз Рафик Шәрәфетдинов китергән кием- салым һәм өч телевизорны алар бик сөенеп кабул иттеләр. Гадәттә кухняда кулланыла торган "Орион" телевизорын бер әби шунда ук үз бүлмәсендәге тумбочка өстенә куярга теләк белдерде. Игелекле Рафик Шәрәффетдинов интернат йортның ашханә залында оештырылган "Чәй табыны артында" исемле күңел ачу чарасы вакытында берничә ел элек кенә бирегә китерелгән Казаклар авылы кешесе Миннеәхәт Гайнетдинов белән җылы аралаштылар. Биредә тәрбияләнүчеләр бар нәрсәдән дә канәгать булуларын белдерделәр.

Идрис Аметов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инвалид