Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Инвалид спортчылары Татарстан районнары буйлап сәфәргә чыктылар [+фото]

28 июльдән Яр Чаллы инвалид спортчылары Татарстан районнары буйлап атлы-автомобильле сәфәргә чыктылар.

Аның маршруты Яр Чаллы-Чистай-Алексеевск-Балык бистәсе-Лаеш-Казан-Яшел Үзән-Югары Ослан-Кама Тамагы-Апас-Тәтеш-Чүпрәле аша узып 2 августта Буа шәһәрендә төгәлләнәчәк. "Идел-Урал" инвалид спортчылар хәйрия фонды, Яр Чаллы физик культура һәп спорт идарәсе тарафыннан оештырылган узыш-сәфәрнең максатлары да изге. Инвалидларны социаль реабилитацияләү, мәдәният-массакүләм, физкультура-сәламәтләндерү чаралары оештыруда тәҗрибә уртаклашу, дуслык элемтәләре урнаштыру өчен чыкканнар алар сәяхәткә. Берочтан узышта катнашучылар тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңарту проектын тормышка ашыру өчен хәйрия ярдәме дә җыялар.

Быелгы сәяхәт "Идел-Урал" инвалид спортчылар хәйрия фонды, "Яңарыш" тарих-мәдәния һәйкәлләрне торгызу фонды белән хезмәттәшлек циклының дәвамы. 2011 елда Яр Чаллы-борынгы Болгар, 2012 елда Яр Чаллы-Свияжск, 2013 елда Яр Чаллы-Бөгелмә атлы автомобиль сәфәрләре оештырганнар инде алар.

(Бу язманы газетабыздан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев