Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Иманлы гамәлебезнең матур юл башы.

Керәшен Казысы авылында яңа чиркәүне төзү эшләре тулы куәт алды. Атнаның беренче көнендә үк өч бураның берсендә төзүчеләр җиде рәтен күтәрергә өлгерделәр дә инде. Агач эшләрен, нигездә, Әсгать Сәйфетдинов җитәкчелегендәге төзүчеләр бригадасы алып бара. Көзге-кышкы айларда алар гомүмозынлыгы 24, киңлеге 8 метрлы өч бура бураганнар. Бу көннәрдә исә төзүчеләр шул...

Керәшен Казысы авылында яңа чиркәүне төзү эшләре тулы куәт алды.

Атнаның беренче көнендә үк өч бураның берсендә төзүчеләр җиде рәтен күтәрергә өлгерделәр дә инде. Агач эшләрен, нигездә, Әсгать Сәйфетдинов җитәкчелегендәге төзүчеләр бригадасы алып бара. Көзге-кышкы айларда алар гомүмозынлыгы 24, киңлеге 8 метрлы өч бура бураганнар. Бу көннәрдә исә төзүчеләр шул бураларны нигездән чиркәү булачак урында күтәрә башлаганнар.

  • -Һәр тарафтан кайгыртучанлык сизәбез. Тору урыныбыз бар, ике тапкыр ашаталар, кирәк техника белән тәэмин иттеләр. Шуңа күрә эшләрне иртәнге җиде сәгатьтән башлап кояш сүрелгәнче дәвам итәбез. Материаллар белән тоткарлык булмаса бинаның бура өлешендәге эшләрен Сабантуена кадәр төгәлләргә уйлыйбыз,-ди бригадир Әсгать Сәйфетдинов. Аның янәшәсендә улы Илшат, Күгәрчен авылының тагын ике алтын куллы остасы Илдус Гарифуллин белән Рифкәт Вәлиев хезмәт куялар. "Галәветдинов" крестьян-фермерлык хуҗалыгы осталарны ашатуны үз өстенә алган. Вак-төяк мәшәкатьләре чыга калса да хуҗалык җитәкчесе " ә гә җә " дип кенә тора.

-Кызыл Йолдыз урманчылыгы җитәкчелеге үзенә йөкләнгән бурычка бик җаваплы карый. Эшләрнең барышын баш урманчы Ринат Насыйбуллин үз җаваплыгына алды. Төзүчеләр һәм авыл җирлеге белән һәрдаим элемтәдә тора ул. Татарстан җитәкчелеге тарафыннан 30 августка чиркәүне файдалануга тапшыру бурычы куелды. Әлеге ышанычны акларбыз дип уйлыйбыз,- ди район башлыгы урынбасары Рөстәм Гильманов.

Изгелеккә, иманга корылган хәер-фатихалы бу төзелешне уңышлы гына тәмамлау өчен теләк-догада калыйк, җәмагәть Башланган эш, тәмамланган эш, ди халык әйтеме дә.

Вазыйх Фатыйхов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев