Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Илне–ирдән, ирне илдән аермасын!

Армиядә хезмәт итеп кайткан егетләр элек-электән үк абруйлы саналган. Солдатка алынырга яраклы булдыңмы, димәк, син сау-сәламәт, таза егет. Андыйларның кызлар алдында да дәрәҗәсе зур булган. Элек авылларда язгы чакырылышта китүче егетләр сөрән сукканнар. Бу бигрәк тә сабантуй чорларында булган. Егетне озатканда күрше агайлар, туган-тумачалар җыелган. Ә яшьләр гармунга кушылып җырлый-җырлый...

Армиядә хезмәт итеп кайткан егетләр элек-электән үк абруйлы саналган. Солдатка алынырга яраклы булдыңмы, димәк, син сау-сәламәт, таза егет. Андыйларның кызлар алдында да дәрәҗәсе зур булган.
Элек авылларда язгы чакырылышта китүче егетләр сөрән сукканнар. Бу бигрәк тә сабантуй чорларында булган. Егетне озатканда күрше агайлар, туган-тумачалар җыелган. Ә яшьләр гармунга кушылып җырлый-җырлый авыл буйлап сөлге җыйган. Шунда аларга сөйгән ярлары чиккән кулъяулык бүләк иткән. Кулъяулыкны егет күкрәк кесәсендә генә йөртеп, солдатка да алып киткән. Туган илне саклау һәр егетнең бурычы. Ул илне генә түгел, әти-әнисен, туганнарын, сөйгән ярын саклау да бит әле. Аннан яшьләр сөрән сукканнар, дигән идем. Ул үз ишләре белән җыелып армиягә китәчәк егетләр өендә кунак булу монысы. Күрше-күлән, якын туганнар да егетне кунакка чакырып, сый-хөрмәт күрсәткән. Китәсе көнне барлык авыл халкы җыелып, озата төшкән. Авылның мулласы йортка коръән укып, исән-имин кайтуын теләгән. Солдат хатлары аеруча көтеп алынган. Ике арада маркасыз бер тиенлек конвертлар йөреп торган. Фотоларын да җибәргәләгәннәр. Хезмәтен тутырып авылга кайту яңадан зур бәйрәмгә әйләнә. Ул йортка егет белән күрешергә җыелалар. Ә кичен исә яшьләр клубта, җәй айларында болында, сабантуй урынында очрашкан. Солдат формасыннан булган егет гел үзәктә торган. "Әллә каян күренеп тора, солдатта булган диләр", дигән җыр җырлап авыл урамын да әйләнгәннәр. Көзге чакырылыш октябрь-ноябрь айларына туры килә. Элек солдат хезмәте өч ел булган, аннан ике, хәзер исә бер елга гына калдырдылар. Әфганстан, Чечня сугышына эләккән егетләр дә бар. Алар «сугыш ветераны» исемен йөртәләр.
Илнең яңа көне, тыныч иртәсе көчле армия булуыннан һәм солдатларның намуслы хезмәт итүеннән башлана. Кайбер егетләр төрле ысуллар табып анда бармаска тырыша. Ә күбесе киресенчә, үзләрен сынау, тырыш хезмәт күрсәтү өчен теләп китә. Хәрби училищега укырга керүчеләр дә аз түгел. Хәрби хезмәттә булган егетләр физик яктан чыныгып, төпле, акыллы ир-атка әйләнеп кайта. Күптән түгел генә хәрби хезмәттән кайткан Балык бистәсе егете Булат Хиҗапов белән гапләшеп алдык, аның фикерләрен аңладым. Ул Калининград өлкәсендә Дагыстан, Алтай, Кавказ, Мәскәүдән килгән егетләр белән бергә хезмәт иткән. Башка милләт халкы белән аралашуы да ни тора бит. Аны башта яр буе ракета полкына билгеләгәннәр. Монда хәрби күнекмәләргә өйрәнгән ул. Бурычын намуслы үтәве өчен грамота та белән бүләкләнгән. Җиде айдан соң башка бүлеккә күчерәләр. Монда физик әзерлек курслары үтә. Имтиханнар тапшырып өченче класслы шофер таныклыгы ала. Хезмәте дәвамында аңа КРАЗ, Урал, КамАЗ машиналарын йөртергә туры килгән.
Әнисе аны кечкенәдән үк әлеге хезмәткә әзерләгән. "Барлык эшне белеп үсте ул. Авырлыклар алдында югалып калмасын белдем мин. Исән-имин кайтуын гына теләдем. Ул безне бер дә борчымады. Хәлләрем яхшы, дип кенә хәбәр итте",-ди аның әнисе Рамилә апа.
-Башта туган җир бик сагындырды. Энем көн дә төшкә керде,-дип сүзгә кушылды Булат. -Яхшы дусларым булуы, солдат хезмәтенә тиз ияләшергә ярдәм итте. Үз теләгем белән армиягә китүемә бер дә үкенмим. Анда дөньяга карашым үзгәрде. Үз-үземә ныграк ышана башладым.
Киләчәккә өметләре зурдан егетнең. Эшкә урнашып, читтән торып укырга җыена.
Халык белән турыдан-туры аралашып, егетләрне хәрби хезмәткә җыйнап озатучы район хәрби комиссариатының бүлек җитәкчесе Марат Гыйльметдинов армиянең мөһимлеген үзенчә ассызыклап үтте. "Мин үзем дә ике ел хезмәт итеп кайттым. Солдат анда ата-ананың кадерен белергә, туганнарын хөрмәтләргә өйрәнә. Тормыш тәҗрибәсе туплый, танып-белү активлыгы арта, ир-ат даирәсендә яшәп характерын ныгыта. Барлык туганнарым да армия сафларында хезмәт итәләр", -дип үз фикерен белдерде ул.
Минемчә, ир-егетләр Ватан алдындагы бурычларны үтәргә тиеш. Илебезнең киләчәге алар кулында бит. Сүземне, илне-ирдән, ирне илдән аермасын, дигән канатлы сүзләрдә йомгаклыйсым килә.
Гөлназ Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев