Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Илһам Валеев: “Без эшмәкәрләргә комачауламыйбыз”

Узган җомга көнне район администрациясенең актлар залында Балык бистәсе урта һәм кече эшмәкәрлек вәкилләре, авыл җирлеге башлыклары, дәүләт органнары хезмәткәрләре катнашында семинар-киңәшмә булып узды. Иң элек залның шыгрым тулы булуы игътибарны җәлеп итте инде. Бу очраклы түгел, чөнки семинарның, дөресрәге, ТР прокуратурасы, эшмәкәрләрнең хокукларын яклау оешмалары вәкилләре белән очрашуның темасы...

Узган җомга көнне район администрациясенең актлар залында Балык бистәсе урта һәм кече эшмәкәрлек вәкилләре, авыл җирлеге башлыклары, дәүләт органнары хезмәткәрләре катнашында семинар-киңәшмә булып узды. Иң элек залның шыгрым тулы булуы игътибарны җәлеп итте инде. Бу очраклы түгел, чөнки семинарның, дөресрәге, ТР прокуратурасы, эшмәкәрләрнең хокукларын яклау оешмалары вәкилләре белән очрашуның темасы эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр өчен бик тә мөһим иде. Ул да булса кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләренең дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары белән үзара мөнәсәбәте.
Киңәшмәгә ТР Президентының эшмәкәрләр хокукын яклау буенча вәкиле Тимур Нагуманов, ТР прокуратурасының федераль закончалыкны үтәү буенча күзәтчелек идарәсе начальнигы Модест Фатыйхов, ТР кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләре ассоциациясе рәисе Хәйдәр Хәлиуллин, ТР прокуратурасының эшмәкәрләр хокукын яклау буенча күзәтчелек бүлеге начальнигы Марат Шараев катнаштылар. Очрашуны район башлыгы Илһам Валеев алып барды.
Сер түгел, моннан 5-6 ел элек кенә күп санлы дәүләт органнары эшмәкәрләрне кат-кат, кирәксә дә кирәкмәсә дә тикшереп теңкәләренә тиеп бетәләр иде. Ә тикшерүчеләр арасында компетентсызлары да, ул гына да түгел, ришвәт таләп итүчеләре дә бар бит. Бу эшмәкәрлекнең үсешенә зур киртә булып торды әлбәттә. Дәүләт һәм муниципаль контроль (надзор) үткәргәндә юридик затларның һәм эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турындагы федераль закон кабул ителгәч кенә бизнес вәкилләре җиңел сулап куйдылар инде. Аның нигезендә планлы тикшерүләр 3 елга бер тапкыр гына үткәреләләр. Ә планнан тыш тикшерү өчен саллы сәбәпләр кирәк. Күп очракта прокуратура белән килештерү дә таләп ителә. Әмма закон кабул итү бер нәрсә, аны үтәү икенче мәсьәлә. Эшмәкәрләрнең законлы мәнфәгатьләрен бер яктан прократура органнары күз уңында тотса, күптән түгел ТР Президентының эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкиле дә булдырылды. Моннан тыш кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе дә теләге булганнарны үз канаты астына ала. Иң мөһиме, бу оешмалар бер-берсен кабатламыйлар, һәрберсенең үз юнәлеше, үз бурычлары бар. Әйтик, прокуратура нигездә күзәтчелек функцияләре башкарса, президент вәкиле проблемаларны чишүдә башка юллар эзләүгә булыша.
Очрашуга килгән кунаклар эшмәкәрләрне эчкерсез әңгәмәгә, проблемаларны уртага салып сөйләшергә чакырсалар да зал тыңлап торуны гына хуп күрде инде. Казан вәкилләре эшмәкәрләрне кирәк булмаган кайбер вакытта законсыз тикшерүләрдән аралау буенча башкарылган эшләр турында сөйләделәр, конкрет мисаллар, саннарга тукталдылар. Әйтик, ел дәвамында эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкиллеккә 130 дан артык мөрәҗәгать кергән. Аларның яртысыннан артыгы эшмәкәрләр файдасына уңай хәл ителгәннәр. Калганнары буенча эш дәвам итә.
Чыгыш ясаучылар дәүләт контроле үткәргән вакытта эшмәкәрләрнең хокуклары бозылуга юл куелса кайда ничек ярдәм эзләргә кирәклеген тәфсилләп аңлаттылар. Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә багышланган федераль, региональ, муниципаль программаларның үтәлешенә, эшмәкәрлек субъектларының законда билгеләнгән тәртиптә дәүләт ярдәме алуга тигез шартларны тәэмин итүгә дә киң тукталдылар.
Йомгаклау сүзе белән район башлыгы Илһам Валеев чыкты.
"Кече эшмәкәрлек-район халкының үз мәшгульлеген билгеләүче икътисадый сектор. Эшмәкәрлекне үстерүгә уңай шартлар тудыру, җирле үзидарә органнарының төп бурычларыннан берсе,-диде ул. -Бүгенге көндә районда 617 урта һәм кече эшмәкәрлек субъекты бар. Шуларның 134 е кече предприятиеләр, 359 ы шәхси эшмәкәрләр, 124 е крестьян-фермер хуҗалыклары. Кече бизнеста 1300 кеше эшли. Бу эшләүче халыкның 24 процентын тәшкил итә. Шул ук вакытта район бюджетының үз керем өлешенә салым рәвешендә керә торган акчаның нибары 18 проценты гына кече һәм урта эшмәкәрлеккә туры килә. Татарстан буенча бу күрсәткеч 25 процентка тиң".
"Без эшмәкәрләргә комачауламыйбыз. Мондый хәл булмады һәм булмаячак та",-дип нотыгына нокта куйды Илһам Валеев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев