Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Икътисадның мөһим тармагы

Кече һәм урта эшмәкәрлек икътисадта мөһим урын тота. Халыкны эш белән тәэмин итүгә дә зур өлеш кертә.

"2011-2015 елларда Балык бистәсе муниципаль районында кече һәм урта эшмәкәрлеккә булышу программалары" нигезендә районда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары максатчан үсеш кичерәләр. Бүгенге көндә районда 892 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты исәпләнә. Аларның 112 се кече предприятиеләр, 780 е шәхси эшмәкәрләр. Кече эшмәкәрлектә 1,6 меңнән артык кеше хезмәт куя. Бу эшләүче халыкның 25 процентын тәшкил итә. Уртача хезмәт хакы 8446 сум. Район бюджеты үз керемнәренең 17 проценты кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына туры килә.
-Куллану базары-социаль-икътисадый үсешнең төп индикаторларыннан берсе. Ваклап сату аның мөһим өлеше,-ди район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы В.Токранов. -Ваклап сату икътисадның табышлы тармаклары арасында лидерлык итә. Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының куллану базары 292 сәүдә, җәмәгать туклануы, көнкүреш хезмәте күрсәтү объектларын, 78 сәүдә урынына исәпләнгән универсаль базарны үз эченә ала. Ваклап сату товар әйләнеше 8 процентка үсте һәм районның бер кешесенә елына 36,8 мең сумны тәшкил итте. Шунысы куанычлы, районда яңа сәүдә, кече эшмәкәрлек объектлары ачылып тора. Мәсәлән узган ел ахырында район үзәгендә шәхси эшмәкәр С.Шакированың "КронХаус" мебель кибете ачылды. Анда төрле бәядән үзеңә охшаган матур йорт җиһазын сайлап алырга мөмкин. Шәхси тәртиптә заказлар да кабул итәләр. Белгечләре йортыгызга килеп сезнең теләк буенча үлчиләр, заказны тиз һәм сыйфатлы итеп үтиләр. Шәхси эшмәкәр М.Тимофееваның "Лидер" азык-төлек кибете ачылды. Ә элеккеге кибете промышленность һәм төзелеш материаллары кибетенә әверелдерелде. Монда ишекләр, автомобиль майлары, фильтрлар, балыкчы кирәк-яраклары һәм башкаларны сатып алырга мөмкин.
Безнең алда эшмәкәрлек субъектлары арасындагы икътисадый мөнәсәбәтләрне координацияләүне алга таба да көйләү бурычы тора. Бу җәһәттән, муниципаль заказ эшмәкәрләргә реаль ярдәм. Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына электрон сәүдә мәйданчыгында активрак теркәлергә, аукционнарда катнашканда инициатива күрсәтергә кирәк. Узган ел бюджет учреждениеләре хаҗәтләре өчен кече эшмәкәрлек субъектлары белән 25,6 миллион сумга 55 муниципаль контракт төзелде. Муниципаль заказларның тулай күләмендә аларның катнашу дәрәҗәсе 72 процентны тәшкил итте.
Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү, аңа булышлык итү бүгенге көннең төп бурычларыннан санала. Чөнки бу халыкның көнкүреше үсешенә, районның икътисадый үсешенә уңай тәэсир итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев