Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Ике юл чатында

Мәктәпне тәмамлаган егет һәм кызларны гына түгел, аларның әти-әниләрен дә бүген укырга кая барырга, кем булырга дигән катлаулы сораулар борчый.

Аптырап ике юл чатында торучыларга шуны әйтергә мөмкин, чит шәһәрләргә барып зур суммада акча түкмичә генә үзебездә дә бүген менә дигән һөнәрләр үзләштерергә мөмкин икән бит. Дипломы да техникумныкыннан ким түгел. Белем алу дәрәҗәсе инде укучының үзенә бәйле. Берничә ел элек районыбызда һөнәр училищесы базасында агротехник көллият оештырылды. Бу хакта хәбәрдар булмаучыларга шуны искәртү урынлы булыр, монда бүген 11 сыйныф белем белән бухгалтерлар, техник-механиклар әзерләнә. 9 сыйныф базасында да яхшы һөнәрләр үзләштерергә мөмкин. Көллият укытучыларының әйтүләренә караганда укулары йомшаграк булган балаларга 10 сыйныфка барганчы көллияткә килү хәерлерәк. Чөнки биредә дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре буенча кабул итәләр. Ә инде ул бала мәктәптә ике ел укып 11 сыйныфны тәмамлап бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыра алмаса, аны 11 сыйныфлар базасына түгел, ә кабат 9 сыйныфлар төркеменә алачаклар. Аннары нәкъ махсус һәм югары уку йортларындагы кебек районыбыз көллиятенә бюджет төркеменә кабул итүләр чикләнгән. Шуңа күрә озаклап уйлап йөрмичә, ныклы карар кабул итсәләр ялгышмаячаклар. Агротхеник көллиятендә дә хәзер укулар яңа заман таләпләре рухында оештырыла. Студентлар буш вакытларын файдалы үткәрәләр. Биредә дә ныклы белем алырга мөмкин. Шулай булмаса, көллияттә укучылар республикакүләм конкурсларда катнаша алырлар идемени? Мисал итеп, 3 нче курс студенты Анна Петрусенконы гына алыйк. Казан кооперация институты базасында җәмәгать туклану технологиясе фәне буенча ул беренче урынны алып, әлеге институтка конкурссыз ташламалы кабул итү хокукына ия булган, сертификат белән бүләкләнде.
Шушындый ук олы бүләккә 2 нче курс студентлары Зөһрә Габдрахманова белән Елена Чернова да ия булдылар. Алар бухгалтерлык белгечлеге буенча икътисад, идарә һәм хокук институтында республика конкурсында уңышлы чыгыш ясадылар.
Техник-механик белгечлеге буенча укучы студентларның да әзерлекләре сокланырлык. Күптән түгел генә 3 нче курс студенты Александр Новиков республикабызның 24 район уку йортлары арасында җиңеп, икенче урынны яулады. Бу егет шулай ук көллият данын яклап көрәш бәйгеләрендә дә матур уңышларга ирешә. Бер сүз белән әйткәндә, үз районыбыз базасында эшләүче агротехник көллиятендә дә ныклы белем үзләштерергә мөмкин. Районда эшләүче ир-егет механизаторларның 80 проценты үз белгечләребез булуын да онытырга ярамый. Уку йортында тагын бер яңалык хакында әйтү урынлы булыр. Яңа гына хәрби хезмәттән кайткан, кулында бернинди һөнәре булмаганнарга 10 ай дәвамында яхшы һөнәр үзләштерергә була. Шулай ук студентлар биредә автомобиль йөртү күнекмәләренә дә өйрәнәләр. Икенче ел инде көллияттә читтән торып һәм кичке уку бүлекләре эшли. Шунысы үзенчәлекле, быел исә бюджет төркеменә 9 сыйныф белем белән-70, ә 11 сыйныфтан соң 65 бала гына кабул ителә. Калганнары үз укулары өчен түләргә тиеш булалар
Рәсемдә: Зөһрә Габдрахманова белән Елена Чернова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев