Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Иерусалимнан изге бүләк кайтты

Керәшен Казысы авылында яндырылган храм хакындагы ачы хатирә күпләрнең күңелен әле дә тырнап тора. Тик бүгенге көндә шунысы бик тә әһәмиятле, кыйммәтле, бу вакыйга төрле милләт кешеләрен бер йодрыкка берләштереп, аларда әлеге гөнаһлы адымга баручыларга карата нәфрәт хисләре уятты. Урыс, татар, чуваш һәм башка милләт әлеге дини бинаны торгызу максатында...

Керәшен Казысы авылында яндырылган храм хакындагы ачы хатирә күпләрнең күңелен әле дә тырнап тора. Тик бүгенге көндә шунысы бик тә әһәмиятле, кыйммәтле, бу вакыйга төрле милләт кешеләрен бер йодрыкка берләштереп, аларда әлеге гөнаһлы адымга баручыларга карата нәфрәт хисләре уятты. Урыс, татар, чуваш һәм башка милләт әлеге дини бинаны торгызу максатында ярдәм акциясенә бердәм кушылдылар. Татарстан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин сүзләренә караганда, республика буенча яндырылган Православие йортлары урынына яңалары Питрау көненә төзелеп бетәргә тиешләр икән.
Әлеге вакытта Керәшен Казысы авылы халкы дини йолаларын авылдагы часовняда башкаралар. Аны узган ел Николай Харитонов бар нәсел-җәптесе белән төзегән булганнар. Бу көннәрдә шушы авыл кияве Валерий Иванов авылдашларын үзенең олы изге бүләге белән сөендерде-Иерусалимнан "Божье Матери" иконасын алып кайтып бирде. Гамәленең асылында: шушы икона авылны яман хәлләрдән сакласын, начар кешеләр аяк басмасын, янгыннар чыкмасын, дигән теләге булганлыгын җиткергән ул. Үткән якшәмбедә Валерий Ивановның әлеге изге бүләген авылга туганнары кайтарып җиткерделәр. Питрәч районыннан атакай Дмитрийны алып кайтып, икона часовняга бөтен изге йолаларга туры китереп, урнаштырылды. Изге чарада район керәшен җәмгыяте рәисе Александр Романов, Валерий Ивановның якын туганнары һәм авыл халкы катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев