Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

“Хәлфә бабай чишмәсе”ндә эшләр китте

Әлеге чишмәгә кагылышлы ике социаль проектыбыз,бәхетебезгә,республикакүләм грантлар отуга иреште.

Аның беренчесе(Татарсан яңа гасыр"башлангычында) коммерцияле булмаган оешмалар арасында республикабыз нефтьчеләре оештырган "РИТЭК" грантына ия булса, икенчесе исэ газетабызның алдагы санында хәбәр ителгәнчә, республика социаль проектлар конкурсында җиңү яулады. Шул нигездә, "Хәлфә бабай чишмәсен" яңарту очен 700 мең сумнан артык акча бүлеп биреләчәк.Проетларның беренчесе буенча биредә тулы күәткә эшлэр бара Чишмәнең су ала торган урынында зәвыклы формада түбәле корылманы торгызырга да өлгергәннәр инде.Түбәсен япканнар.Хәзерге вакытта сукмак һәм корылма эченә брусчаткалар җәяләр.Якын көннәрдә икенче проект кысаларында да эшләрне җәелдереп җибәрергә планлаштыралар .Анысы чишмәнең бәреп чыккан урынында- чишмә өсте корылмасы булачак.Берүк вакытта аны яңа койма белән дә әйләндереп алырга уйлыйлар.Проектларны эшләүчеләр-"Татарстан яңа гасыр" һәм Котлы Бөкәш урта мәктәбе вәкилләре район җитәкчелеге белән берлектә эшләрнең барышын тулысынча үз контрольлекләренә алырга дигән карарга килделәр

Рәсемдә: Котлы Бөкәш мәктәбе мәктәбе директоры Нәкип Салахиев белән "Татарстан- яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәтенең Балык Бистәсе территориаль бүлеге рәисе Мөдәрис Гаянов чишмә янәшәсендәге яңарыш мәйданчыгында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев